Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 03:37

Машинага номер сайлыйбызмы?

Русиянең якынча ярты субъектларында дәүләт теркәү знакларын ясап чыгаручы пунктлар теркәү подразделениеләреннән 100 километрдан да ераграк урнашкан.

Русия Президенты Владимир Путин автомобиль хуҗаларына номер билгесен турыдан-туры аны эшләүчедән алу хокукы бирә торган федераль законга кул куйды. Документ 30 июль көнне хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Моңа кадәр Русиянең нибары 11 төбәгендә номер знаклары ясаучы оешмалар саны җитәрлек дип хәбәр ителә иде, ә илебезнең 32 субъектында бу күрсәткеч 30 процентка да тулмый иде. Русиянең якынча ярты субъектларында дәүләт теркәү знакларын эшләүче махсус оешмалар теркәү подразделениеләреннән 100 километрдан да ераграк урнашкан.
Имзаланган законга ярашлы, хәзер “автомобиль хуҗалары номер знагын машиналарын дәүләт теркәү подразделениесендә теркәгәч тә яисә номер знакларын эшләүчеләрдән турыдан-туры ала ала”.
Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Читайте нас: