Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 17:33

Аджика

Аджика ясар өчен помидор, кишер, алма, ачы борыч һәм сарымсак кирәк.

Кирәк:


Помидор – 2 кг,

Алма – 1 кг,

Кишер – 1 кг,

Болгар борычы – 1 кг,

Ачы борыч – 3 кузак,

Шикәр – 1 стакан,

Тоз тәменчә,

Көнбагыш мае – 1 стакан,

Сарымсак – 200 гр.

Әзерләү:


Помидор, алма, болгар борычын, кишерне иттарткыч аша үткәрергә һәм 1 сәгать дәвамында кайнаткач, көнбагыш мае, тоз, шикәр, вакланган ачы борыч һәм сарымсакны салырга. Кайнатып җиткерергә һәм уттан алырга.

Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка тимер капкачлар белән ябарга.
Читайте нас: