Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2019, 17:41

Лечо

Бу рецепт та артык катлаулы түгел. Нибары помидор, болгар борычы, суган гына кирәк.

Кирәк:


Болгар борычы - 2 кг,

Помидор – 2 кг,

Суган – 1 кг,

Көнбагыш мае – 150 гр,

Тоз – 2 чәй калагы,

Шикәр – 4 аш кашыгы,

Кара борыч – 1 чәй калагы,

Хуш исле борыч – 4 данә,

Дәфнә (лавр) яфрагы – 2 данә,

9% аш серкәсе (уксус) – 3 аш кашыгы.

Әзерләү:


Помидорны иттарткыч аша я блендердан үткәрәбез. Суганны ярымбоҗралап, борычны саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне һәм барлык ингредиентларны (уксустан башка) бергә кушып, бу массаны 1 сәгать пешерәбез. Әзер булу алдыннан аш серкәсен кушабыз.

Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка тимер капкачлар белән ябабыз.


Читайте нас: