Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2019, 16:45

Иң куркыныч этләр кайсы?

2020 елның 1 гыйнварыннан бу токым этләрне борынчык кидерми урамда йөртү тыела

Эт – кешенең тугры дусты дисәләр дә, Русия Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев тирә-юньдәгеләр өчен этләрнең аеруча хәвефле 12 токымын үз эченә алган карарга кул куйды.
Акбаш, Бразилия бульдогын, Америка бандогын, Төньяк Кавказ этен, гуль догны, бүре-эт гибридларын, булли кутта, амбульдог, бэндог, волкособ, питбульмастиф маэмайларын, саф токымлы алапах бульдогын 2020 елның 1 гыйнварыннан борынчык кидерми урамда йөртү тыела. Бу очракта бер генә искәрмә мөмкин: әгәр эт кешеләрдән уратып алган территориядә булса, мондый таләп кирәкми.
Моңа кадәр этләрнең 69 токымы үтә дә хәвефле булып саналган иде. Җәмәгатьчелек фикерләреннән соң бу исемлекне кире карадылар.
Читайте нас в