Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2019, 03:01

Ә сезнең авылда староста бармы?

2018 елга кадәр федераль дәрәҗәдә авыл старосталарына карата хокукый база булмаган.

Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары кабул иткән “БРда авыл старосталары турында”га закон гамәлгә керде.
Аңа ярашлы, старосталарны авыл яисә шәһәр советларының (торак пункт шәһәр составына кергән очракта) вәкаләтле органнары билгеләргә тиеш. Авыл старосталары вәкаләтләре артты – 2дән 5 елга кадәр.
“Авыл старосталары институтының тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Ул илебезнең төрле халыкларында элек-электән булган. Без старосталарны җирле үзидарә органнарының беренче ярдәмеләре буларак карыйбыз, - диде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачёв.
“Старосталарның үз бурычларын җәмәгать башлангычында ягъни моның өчен акча алмыйча эшләүләрен исәпкә алып, старосталарны дәртләндерү максатында төрле конкурслар һәм башка чаралар үткәрү аеруча көнүзәк”, - дип исәпли Дәүләт Җыелышы рәисе.
Старосталар гражданнар сходы белән тәгаенләнәчәк. Документта шулай ук авыл старостасы булырга теләгән кешеләргә таләпләр, старосталарның вәкаләтләре язылган.
Читайте нас: