Башгидромет хәбәр итүенчә, бүген республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез һава температурасы +13,+18 градус, көньяк-көнчыгыш буенча +23 градуска кадәр җылытачак. Иртәгә, 31 июльдә, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы, күк күкрәп яшен яшьнәве ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +5,+10, аязыткан урыннарда һавада һәм туфракта 0 градуска кадәр кырау төшүе дә мөмкин, көндез +17,+22, көньяк-көнчыгышта +27 градуска кадәр.
Август (1.08) безне яңгырлары белән каршылаячак. Төнлә төньяк буенча боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән төньяктан көчәючән. Һава температурасы төнлә - +9,+14, көндез - +13,+18, көньяк-көнчыгышта +22 градус булачак дип фаразлый синоптиклар.