Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2019, 12:25

Баш эколог отставкага китте

Башкортстанның экология министры вазифасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллин үз теләге белән эшеннән китте.

Башкортстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры вазифасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллин үз теләге белән эшеннән китте.
Әлеге вазифага ул 2018 елның ноябрендә тәгаенләнгән иде. Аңа кадәр ул дүрт ел Свердловск өлкәсе хөкүмәтендә эшләгән.
“Коммерсант-Уфа” басмасы язуынча, министрның отставкага китүенең сәбәбе Урал аръягында төзелеш ташын законсыз чыгару өлкәсендә тиешенчә тәртип урнаштыра алмауга бәйле.
Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров казылма байлыкларны чыгаруны җайга салуда уңай нәтиҗәләр юк дип тәнкыйтьләгән иде. Бу өлкәдә ул тәртип урнаштырырга кушты.
Читайте нас: