Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2019, 16:39

Балалар яңача туклана башлый

1 августтан Уфада мәктәп туклану тармагының бердәм операторы эшли башлый.

Бу хакта мэриядә узган оператив киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова белдерүенчә, " Балалар һәм диетик туклану Үзәге" нә ике оператор:
"Мәктәп балалары туклану Үзәге" һәм " Спектр" мәктәп туклану Комбинаты" керә.
Балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен бердәм меню төзелгән, аш- су блогы хезмәткәрләре өчен махсус киемнәр, яңа савыт- саба алынган.
Алинә Сөләйманова: " Яңа туклану системасына күчкәндә калган акчаларны кайтарып алу өчен әти- әниләрнең шәһәр хакимияте сайтындагы адреслар буенча килүләрен сорыйбыз. Гариза белән бергә паспорт һәм баланың туу турындагы таныклыгы нөсхәсен, банк реквизитлары теркәлгән белешмә кәгазен дә тапшырырга кирәк булыр.
Төгәлрәк белешмә өчен мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итегез".
Читайте нас: