Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2019, 13:19

Кызлар да урман кисә

Ир-егетләр арасында гүзәл зат вәкиле дә бар иде.

Үткән атнада Благовещен районында агач егу бәйгесе үтте. “Урман кисүче-2019” V республика чемпионатында 8 команда көч сынашты. Алар агач кисү буенча һөнәри осталыкларын һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте. Төп шарт – кыска вакыт эчендә сыйфатлы эш башкару. Ярышлар биш номинациядә барды: агачны кисеп аудару, ботаклардан тазарту, агачны бер үк өлешкә һәм төркемләп бүлгәләү, пычкыны тизлеккә сүтеп җыю. Соңгысы буенча бу көнне рекорд 19 секунд тәшкил итте.
Шунысын билгеләргә кирәк, ир-егет катнашучылар арасында гүзәл зат вәкиле дә бар иде. Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән чемпионат тарихында Ленара Мөхәммәтҗанова – тәүге хатын-кыз урманчы. Башкорт дәүләт аграр университеты студенты белемен гамәлдә сынап карау максаты белән килгән. 21 яшьлек кыз тәҗрибәле урманчылар белән ярышты, әмма бирешмәде.
Чараны оештыручылар әйтүенчә, бу чемпионат тәү чиратта эшче һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлтелгән. Чөнки, ничек кенә булмасын, урман эшендә кеше хезмәтеннән башка булмый. Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов әйтүенчә: “Урманда төп рольдә – пычкылы кеше”.
Әлеге чарада төрле номинацияләрдә җиңүчеләр Русия чемпионатында катнашачак команда составына керде. Узган ел Башкортстан командасы ил чемпионатында иң яхшы дебют өчен кубок яулаган иде. Быел тагын да зуррак җиңүләр белән кайтуларын телибез.
Читайте нас: