Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль 2019, 18:56

Җиләк-җимештән каймак бәлеше (сметанник)

Җәйнең игелеген күреп калыгыз, кадерле хуҗабикәләр!

Ингредиентлар:


Камыр өчен:

125 гр эремчек,

65 гр шикәр комы,

5 аш кашыгы сөт,

5 аш кашыгы көнбагыш мае,

200 гр он,

2 чәй калагы көпшәкләндергеч.


Эчлек өчен:

300 гр 20% каймак (авылныкы ярамый),

250-300 гр берәр төрле җиләк (карлыган, малина,чия, ежевика, черника),

65 гр шикәр комы,

2 чәй калагы крахмал,

2 йомырка,

1 кап ванильле шикәр.


Әзерләү тәртибе:

Савытта эремчек, сөт, шикәр комын, көнбагыш маен яхшылап болгатырга. Өстенә иләнгән он белән көпшәкләндергечне салырга һәм камыр басарга.

Икенче савытта каймак, шикәр комын, крахмалны, ванильле шикәрне һәм йомыркаларны шулай ук яхшылап болгатырга.

Камырны җәеп, табага сак кына күчерәбез дә читләренә бортлар ясыйбыз.


Өстенә каймаклы катнашманы коябыз, аннары сутыннан саркытылган җимешләрне тезәбез. Бу вакытта крем камыр читләреннән “түгелмәскә” тиеш.

Пирогны кремы бераз “калтырап” торганчыга кадәр 40-50 минут духовкада пешерәбез.


Бу пирогны туңдырылган җимештән дә пешереп була. Чия белән (төшеннән аерып) аеруча тәмле килеп чыга.

Читайте нас: