Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль 2019, 15:38

Эшкуар да, блогер да

Кичә Уфада РФ Журналистлар берлегенең белем бирү практикумы – Инфорум үтте. Практикумда республика һәм район басмалары, электрон матбугат чаралары, телевидение, радио журналистлары, блогерлар, медиаменеджерлар катнашты.

Кичә Уфада РФ Журналистлар берлегенең белем бирү практикумы – Инфорум үтте. Практикумда республика һәм район басмалары, электрон матбугат чаралары, телевидение, радио журналистлары, блогерлар, медиаменеджерлар катнашты.
Чарада Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев журналистларга Русия Журналистары союзы әгъзасы танытмаларын тапшырды. Әйткәндәй, чарада катнашкан спикерлар билгеләвенчә, союзга керергә теләүчеләр саны арта бара. Оешмага керү өчен киң мәгълүмат чараларында эшләү мотлак түгел, актив язышу да җитә.
Менә Комил Олим улы Сираҗетдинов та моңа ачык мисал. Ул “Хәзинә тур” туроператоры башлыгы вазифасына блогер дигәнен дә өстәгән.
- 1995 елда мин үзем белем алган Иске Яньегет авылы мәктәбендә “Яшь иҗади талантлар” түгәрәгенә йөрдем. Актив рәвештә республика һәм район гәзитләрендә басылдым. 2000 елда “Өмет” гәзите Яшь корреспондент таныклыгы тапшырды. Журналистика буенча белем алмасам да, бу шөгыльдән аерыла алмадым. Яңа нәрсәләр турында язарга, үзем яшәгән туган җирем хакында сөйләргә яратам. Бүген шөгыльләнгән төп эшемне дә бик яратам. Һәм журналистика, медиа мәйдан киңәйгән чорда үземне Русия Журналистлары берлеге составында булырга тиеш дип саныйм. Ышанычыгыз өчен рәхмәт!
Комилне чын күңелдән безнең рәтләргә рәсми керүе белән котлыйбыз!
Читайте нас: