Республикада алдагы атнада кисәк кенә суыту көтелә. Узып барган ялларда башкортстанлылар рәхәтләнеп кала алалар әле. Ләкин Башгидромет мәгълүматлары буенча, 29 июльдән алып республикага чын-чынлап көзге салкын һава торышы килә.
Якшәмбе үк күп районнарда яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгырлар, хәтта боз явуын фаразлый синоптиклар. Һава температурасы акрынлап +23..+28дән +20...+25кә кадәр, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +28...+33тән +26...+29 градускача төшәчәк.
Бу суытуны Русиянең Европа өлешенә Арктика салкын һавасы алып киләчәк. ФОБОС үзәге мәгълүматлары буенча, Русия үзәгендәге урманнар баллы гөмбә (опята) белән тулган. Ә гадәттә бу гөмбәләр 1,5-2 ай соңрак үсә. Микологлар моны июльдә дә өстенлек иткән салкынча һәм дымлы һава торышы белән бәйли.
Шулай итеп, 29 июльдә республика буенча һава температурасы көзге күрсәткечләргә кадәр төшә – төнлә +3...+9, көндез +13...+18 градус җылы, төньяк-көнчыгыш буенча +23 градус. Шыксыз һәм яңгырлы һава торышы өстенлек итәчәк.
Киләсе атна тулысынча гадәттәге уртача күрсәткечләрдән 5-7 градуска түбәнрәк булачак.
Шулай менә. Пәлтәләрегезне ерак алып куймаган идегезме? Әзерли торыгыз. Кирәге чыгар.