Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2019, 10:26

Җәйләүгә барыйк, кымыз эчик

“Акбузат” ипподромында 27-28 июль көннәрендә “Җәйләү” Башкортстан кымызы этно-фестивале узачак.

“Акбузат” ипподромында 27-28 июль көннәрендә “Җәйләү” Башкортстан кымызы этно-фестивале узачак.
Фестивальгә бөтен республикадан кымыз җитештерүчеләр килүе көтелә. Алар үзләре белән иң яхшы продукцияләрен алып киләчәк. Биредә кымыз ясаучыларны укыту эшләре, кымыз осталары конкурсы узачак.
Оештыручылар бу чагу бәйрәм башкала халкының да, кунакларның да күңелләренә хуш килер дип вәгъдә бирә. Бәйрәм программасында кымыз ярминкәсе, этно-маркет, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мастер-класслар оештырылачак, башкорт тирмәләре куелачак.
Кымыз-бар һәм самавыр чәе белән ял итү зонасы оештырылачак. Стритфуд мәйданы да көтелә, анда Ашмаркет ризык фестивале үтәчәк.
Фестивальнең икенче көнендә Терра Башкирия ат-спорт турнирының ат чабышларын тамаша кылырга була.
“Җәйләү”нең төп максаты – “башкорт кымызы” брендын тергезү һәм пропагандалау. Фестиваль авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм кече эшкуарлыкны хуплау йөзеннән оештырыла.
Читайте нас: