Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2019, 18:30

Зомбилар хасил булса?

Ясалма сулыш аппаратына кушылган авыруларны ток ярдәмендә терелтергә омтылу алардан зомби ясауга китерергә мөмкин.

Ясалма сулыш аппаратына кушылган авыруларны ток ярдәмендә терелтергә омтылу алардан зомби ясауга китерергә мөмкин.
Заман галимнәре төрле чирләрне дәвалау өлкәсендә әллә нинди “ноу-хау”лар тәкъдим итәргә омтыла. Әмма алга китеш булса да, әлеге көнгә кадәр кайбер авыр чирләрдән дәвалый алмыйлар. Мәсәлән, кома хәле яки мәрткә китү табиблар өчен җитди проблема булып кала бирә. Алар һаман кешене “уяту” һәм нормаль хәлгә китерү мөмкинлеген таба алмый.
Bioquark компаниясе исә әлеге проблеманы хәл итү юлын тәкъдим иткән. Пациентларга пептидлар һәм төп күзәнәкләр (стволовые клетки) кертәләр һәм алар ярдәмендә нейроннар үсешен стимуллаштыралар. Аннан инде баш миенә ток җибәреп, нейроннар бәйләнешен тергезергә мөмкин булачак, диләр.
Бу компания тәҗрибә үткәрерлек авыр хәлдәге 15 пациентны тапкан да инде. Табиблар сүзенә караганда, аларның табигый юл белән терелүенә бер генә өмете дә юк. Ә яңа тәҗрибә шул өметнең бер генә чаткысын булса да кабыза.
Әмма кайбер белгечләр мондый тәҗрибәләр үткәрүгә каршы. Авыру барыбер сәламәт тормышка кайта алмаячак, ә чын мәгънәсендә зомбига әйләнәчәк диләр алар.
Читайте нас: