1 стакан көнбагыш мае (мин азрак салам),
1 стакан уксус (шулай ук азрак салам),
Эш тәртибе: помидорларны иттарткыч аша (яисә блендердан) үткәрәбез дә, томат массасына вакланган сарымсак, ярымбоҗралап туралган болгар борычын, ачы борычны (иттарткычтан помидорлар белән чыгарырга), шикәр, көнбагыш мае, уксус һәм тозны кушабыз. Бу катнашманы утка куябыз, 5 минут кайнаткач, арытаба боҗралап туралган кыярларны салып һәм кыярлы-томатлы катнашманы 5 минут кайнатабыз. Артыгы китсә – кыяр йомшара.
Аннары стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тимер капкачлар белән кышкылыкка ябабыз.
Ярып пешерелгән бәрәңге яисә макарон ризыклары янына бер дигән салат!