Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2019, 14:08

Авылны яшәртү юлы кайда?

Туймазы районында үткән “Русиянең татар авыллары” бөтенрусия иҗтимагый оешмасы советының күчмә утырышында әлеге сорауга җавап эзләделәр.

Ел саен Казанда татар эшмәкәрләре җыены оештырылса да, советның мондый күчмә утырышы беренчегә уздырылды. “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов кунакларны үзенең туган җирендә кабул итте.
Түбән Новгород, Киров, Ырынбур өлкәсе, Пермь крае, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының төрле районнарыннан килгән кунаклар Туймазыдагы татар авылларында экскурсиядә булдылар. Ел әйләнәсенә кыяр-помидор җитештерүче “Куш бүләк” крестьян хуҗалыгында, йомшак контейнерлар җитештерүче “РиаПласт” җаваплылыгы чикләнгән оешмада, “Долина роз” крестьян-фермер хуҗалыгында эшнең ничек оештырылуын карадылар, эшкуарларның казанышлары һәм уңышлары белән танышып, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук кунаклар Иске Туймазы авылындагы “Нур” мәчетен, урта гомум белем бирү мәктәбен карап чыкты.
Дөрес, җәйге ял вакытында мәктәптә укучылар юк, сыйныфлар буш иде. Аның каравы, мәктәп директоры Роберт Мөнәвис улы Хәйдәров чын күңеленнән уку елы барышында биредәге тормышның никадәр җанлы баруын бәян итте. Мәктәптә ярыйсы бай музей, аның эшчәнлегенә җәлеп ителгән укучылар ярдәме белән Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовиклар турында мәгълүмат тупланган. Спорт залында үткәрелгән чараларда укучылар гына түгел, авыл кешеләре дә актив канаша икән.
–Зурлар мисалына карап укучылар үрнәк ала, бу бик яхшы күренеш. Әлбәттә, чаралар күп үткәч, спорт залы ел саен ремонт таләп итә. Әмма бу яктан без бәхетле, спонсорларыбыз һәрвакыт ярдәмгә килә, - диде мәктәп директоры.
Кунаклар шулай ук “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге”ндә булдылар. Бирегә килергә атлыгып торган милли җанлы, илһамлы апа-абыйлар аларны үзләренең иҗат җимешләре белән сәламләде. Туймазыда сөйли торган “Тәртип. FM” радиосы да монда урнашкан.
–Безнең дулкыннарда бары тик моңлы җырлар гына ишетергә мөмкин. Эстраданы күмеп, чиктән ашкан “шалтор-шолтыр”лар юк. Күңелне иркәли торган, җанга ләззәт бирә торган моң гына агыла,– ди иҗат эшен читтән күзәткән түгел, ә үзе дә көйләр язган, үз вакытында концертларда чыгыш ясап йөргән һәвәскәр композитор Фәнир Галимов.
Әйткәндәй, әлеге тарихи-мәдәни үзәктә балалар өчен якшәмбе укулары оештырыла. Татар телен өйрәнер өчен сабыйлар анда бик теләп йөри.
Төмәнәк авылы буйлап сәяхәт кылганда Бөек Ватан сугышы чоры аналарына һәм балаларына багышланган һәйкәл янында тукталмый үтү мөмкин түгел. “Мәңгелек дан – шинельсез солдатларга - Аналар һәм балаларга” дип язылган анда. Мондый һәйкәл Русиядә беренчеләрдән булып шушы авылда ачылган. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында һәлак булучы авылдашларына һәм сугыштан кайтып туган җирендә мәрхүм булган фронтовикларга аерым-аерым һәйкәлләр дә урнаштырылган.
Әлеге авылның тагын бер үзенчәлекле почмагы – “Инәкиләр чишмәсе”. (Биредә аналарга шулай дип эндәшәләр.) Әйе, исемле, киленнәргә су юлы күрсәтә торган төзек һәм матур чишмәне һәр авылда очратырга була. Әмма “Инәкиләр чишмәсе” алардан аерылып тора. Монда бер урам очында яшәүчеләрнең һәркайсы үз анасына багышлап шушы чишмә буена агач утырткан. Бүген дә аларны карап, тәрбияләп торалар.
“Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешма советының күчмә утырышында катнашучыларның икенче көне дә сәяхәтләргә бай булды. Алар Төмәнәк авылы янында урнашкан “Бабай утары” ачык һавадагы музей-этнографик комплексы белән таныштылар. Быел беренче тапкыр оештырылган “Алга” балалар лагерендә ял итүчеләр белән очраштылар.
Ә инде көннең икенче яртысында кунаклар түгәрәк өстәл артына җыелды. Көнүзәктә бүгенге көннең иң актуаль проблемалары - авыллардан яшьләрнең китүе, туган телнең онытылуы, татар авылларының борчулы киләчәге тикшерелде. Төрле төбәкләрдән җыелган эшмәкәрләр мәгариф системасы тәрбияләүдән читләшеп, белем тәкъдим итүгә генә күчкән заманда ничек балаларны эштән курыкмаска өйрәтергә, ничек аларны авылда калдырырга дигән сорауларга бергәләп җавап эзләде. Әлбәттә, риторик төсмер алып килүче бу сорауларга бер очрашуда гына җавап табу мөмкин түгел. Әмма мондый утырышның Казанда түгел, ә төрле төбәкләрдә үтүе, урындагы тормышны үз күзләре белән күреп, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге алу отышлы адым. Монысы - бәхәссез. Оешманың уңышлы эшчәнлеге, ә димәк, авылларның якты киләчәге хакына алдагы елларда да әлеге ысул куланылыр дип ышанасы килә.
Читайте нас: