Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2019, 03:32

Дятлов төркеме үлеменең яңа версиясе билгеле булды

Түбәнге Тагилда яшәүче Василий Мехоношин Игорь Дятлов туристлар төркеме үлеменең яңа версиясен тәкъдим итте.

Түбәнге Тагилда яшәүче Василий Мехоношин Игорь Дятлов туристлар төркеме үлеменең яңа версиясен тәкъдим итте. Бу хакта Ura.ru яза.
Василий Мехоношин фикеренчә, туристлар үлеменең сәбәбе сирәк очрый торган чирдә булуы мөмкин. Төньяк халыкларына бу авыру “мерячка”, «зов Полярной звезды» һәм «полярная истерия» буларак таныш.
Бу чирдә кешеләрнең аңы ниндидер вакытка чынбарлыкны кабул итүдән туктап тора, дигән фикердә Мехоношин.
Бу чирдә авырулар төрле тавышлар ишетә, фәрештәләр яисә гүзәл хатын-кызлар йөзләрен күрә, мотлак рәвештә төньякка китәргә омтылалар. Алар хәтта авыртуга һәм суыкка сизгерлекне югалталар.
“Тауда, салкын һава торышы һәм яктылык җитмәү шартларында кешеләр үзләрен сәер тота башлый, зомби кебек бертуктаусыз ниндидер аерым хәрәкәтләр ясыйлар”, - дип белдерә Мехоношин.
Дятлов туристлар төркеменең палаткаларын, әйберләрен ташлап, төньякка китүен нәкъ “полярная истерия” авыруы белән аңлатырга мөмкин, ди ул.
Читайте нас: