Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль 2019, 09:42

Чәк-чәк пешерүнең сере бар

Чәк-чәк пешерүнең төрле рецептлары бар. Мин сезгә үзем пешереп караганын тәкъдим итәм.

Кирәк булачак:

3 йомырка,

якынча 200 гр он,

ярты калак сода,

калак очында тоз,

1 калак шикәр комы,

бер аш кашыгы көнбагыш мае.

Һәм пешерү өчен 0,5 л көнбагыш мае алабыз.


Әзерләү: йомыркаларны 2-3 минут блендерда туглаганнан соң, сода салып, тагын 1 минутлап туглыйбыз. Тоз, шикәр, конбагыш мае кушабыз. Иләнгән он сибә-сибә кашык белән бутыйбыз. Онның күләме бераз үзгәрергә дә мөмкин, чөнки ул йомыркаларның зурлыгына да бәйле. Иң мөһиме - камыр йомшак булырга тиеш, һәм шул ук вакытта агып та тормасын. Ул йомшаграк булса чәк-чәк күпереп пешә һәм уңа.

Камырны ике өлешкә бүлеп, 0,5 см калынлыкта җәябез. Аннан соң, үзеңә нинди зурлыкта һәм озынлыкта кирәк – токмач кискән формада телемләп кисәбез. Камыр ябышмасын өчен киселгән җирен пычак ярдәмендә онлап торырга мөмкин. Пешерергә салыр алдыннан чәк-чәкләрне иләккә салып иләү яхшырак, чөнки пешерә торган майга он күп төшсә, ул артык күбекләнеп китәчәк.

Майны тирән һәм киң савытка салып газга кыздырырга куябыз. Май әзерме-юкмы икәнен белү өчен 1-2 данә чәк-чәк салып тикшереп карарга була. Чәк-чәкләр төшеп майга баткач, 3-4 секунд эчендә өскә калкып чыгарга тиеш. Сүрән утка пешерергә куябыз. Әгәр артык кызу булса, чәк-чәк кабарып шартлый башлый. Мин чәк-чәкне майга салгач, алар өскә калкып чыгу белән савытны ике яктан тотып болгата башлыйм. Чәк-чәк чайкалып майга күмелә һәм тигез матур булып кабарып пешә. Кемгә ничек уңайлы - зур кашык белән дә болгатып торырга була. Тәмлекәчләр алтынсу төскә кергәч тә, шумовка белән майдан җыеп алырга кирәк.

Икенче өлешен пешерә башлар алдыннан май савытын 1-2 минутка ут өстеннән алып суытып торырга киңәш ителә.

Әйткәндәй, чәк-чәк уңсын өчен тик яңа салынган йомыркаларны гына алырга кирәк. Пешерер алдыннан аларны туңдырып алырга кирәк.

Ширбәтне болай ясарга: 3 стакан шикәр комына 1 стакан су һәм 600 г бал салырга. Пешкән чәкчәкне табакка бушатып, өстеннән ширбәт агызалар, һәм кулны салкын суга манып ала-ала, матур итеп тәлинкәләргә өяләр.


Фотосурәттәге чәк-чәк 8 йомыркадан эшләнде. Ә сез, дуслар, бу милли ашыбызны ничек пешерәсез? Рецептлар көтеп калабыз. Фотоларын да салырга онытмагыз!

Читайте нас: