Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль 2019, 12:23

Бүген-иртәгә эссе булачак

Синоптиклар Башкортстанда ял көннәрендә һава торышы ничек булачагын әйтте.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 20 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, кайсыбер районнарда яшен, җилнең көчәюе көтелә. Һава температурсы 24-29 градус эссе булачак. Ә көньяк-көнчыгышта 34 градуска кадәр җитүе көтелә.
Якшәмбе, 21 июльдә республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Һава температурасы төнен – 12-17 градус, көндез 22-27 градус булачак. Ә көньяк-көнчыгышта 30 градуска күтәреләчәк.
Көннәр эссе тору сәбәпле, янгыннар хәвефе арта. Игътибарлы булыйк.
Читайте нас: