Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2019, 12:18

Ни булды сезгә, күгәрченкәйләрем?

Мәскәүнең берничә районында күгәрченнәр күпләп үлгән.

Бу кошларны кемдер махсус рәвештә агулап үтерә. Күгәрченнәр бик интегеп җан бирәләр, ди.
Полиция хезмәткәрләре агулаучыларны эзли, әмма әлегә аларны тота алмаганнар. Күгәрченнәрне нинди максат белән үтерәләр? Табиблар күгәрченнәрне ник урабрак үтәргә киңәш итә?
Тушино, Аэропорт, Братеево һәм башка районнарда да бу кошларның күпләп кырылуы күзәтелә. Ветеринарлар экспертиза үткәргән: бу инфекция түгел!
Күгәрченнәргә карата мөнәсәбәт буенча, кешеләр ике лагерьга бүленгән: берәүләр аларны ашата, икенчеләр, “паркта да йөреп булмый, башка кәкәй итәләр”, дип тиргәнәләр.
Әйе, орнитоз, сальмонеллез, Ньюкасл авырулары— менә бу чирләрне күгәрченнәр тарата. Әмма аларны агулау да кешечә түгел, агу бөтен терклекне бетерә!
Экспертлар бу агуның һәм аның тәэсир көчен тикшерәләр, шуңа күрә бөтен күгәрченнәрне дә урап узарга киңәш итәләр.
Агулаучыларны тотсалар, аларны биш елга төрмәгә утыртачаклар!
Читайте нас: