Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2019, 12:29

Кайнатма дисәләр дә кайнат!

Сливадан да кайнатма әзерләп карагыз әле. Кышын хуш исле кайнатма белән чәй эчү үзе бер дәва.

Җәй – кояшы, җылы яңгырлары белән генә түгел, ә тәмле-татлы ризыклары белән дә кадерле безгә. Июльдә төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә. Кайсыбер уңган хуҗабикәләр инде кышка әзерлекләрен дә башлап җибәрде. Шуңа да бүген сезнең игътибарга иң-иң файдалы һәм тәмле дип саналган җиләк-җимешләрдән генә ясала торган кайнатмалар рецептларын тәкъдим итәбез.

Сливадан кайнатма

Кирәк:

– 600 грамм төше алынган слива;

– 1 стакан шикәр комы;

– 1 стакан су;

– 2 аш кашыгы какао;

– 60 грамм әчтерхан чикләвеге.

Эш тәртибе: төше алынган сливаларны 1 стакан шикәр комы, 0,5-1 стакан су белән сливалар тәмам йомшап беткәнче кайнатырга. Сливаларны суытып, әчтерхан чикләвеге өстәп, блендерда йомшартырга. Искиткеч тәмле бу кайнатманы үзен генә ашарга да, тәм-том әзерләгәндә эчлек итеп кулланырга да була.
Читайте нас: