Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2019, 15:46

Шоколадлы чия кайнатмасы

Гадәти булмаган бу кайнатма бик тәмле килеп чыга. Кайнатып карагыз, дуслар!

Кирәк:

– 1 кг чия;

– 500 г шикәр комы;

– 1 аш кашыгы какао;

– 100 грамм шоколад;

– лимон кислотасы.


Эш тәртибе: 1 килограмм чиянең төшен алып, блендердаәйләндерергә. Өстенә 500 грамм шикәр комы салып, суын чыгарганчы калдырырга. Аннан газ өстенә куеп кайнатып чыгарырга, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып тагын 20 минут кайнатырга. 100 грамм вакланган ачы шоколад өстәп эретергә. Әзер кайнатманы банкаларга тутырып кышка сакларга куярга. Аны бигрәк тә балалар яратып ашый.
Читайте нас: