Чакмагыш елгасы яр буйлары матурланачак. Моның өчен район хакимияте бюджетыннан 9,4 млн сум акча бүленәчәк.
Подрядчиклар төпләрне чокып алып, 400 гә якын агачны кисеп, яр буенда тротуар плитәләре салып һәм башка уңайлыклар тудырырга тиеш булачак.
Эшләр быел, 20 октябрьгә төгәлләнергә тиеш.