Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2019, 10:53

Хыялым яши күңелдә

-Тамада булуның бер хикмәте бар. Анда мәҗлесне тота, алып бара белергә кирәк. Һәрбер кешенең күңеленә керергә, аның күңелен күрергә тиешсең. “Минеке” түгел ул эш - күңел ятмый.

Кайвакыт татар эстрадасы күгендәге йолдызлар саны иксез-чиксез җиһандагы йолдызларга караганда да күбрәк төсле тоела. Инде башка берәүгә дә урын юктыр дип уйлыйсың. Ә һаман табыла. Чөнки “эстрада җиһаны” һәрвакыт хәрәкәттә. Йолдызларның берсе балкый, берсе җемелди, берсе атыла, берсе сүнә... һәм яңалары кабына. Яшь җырчы Динар Җиһангиров да сәхнәдә үз урынын табарына ышана.


-Динар, үзең белән таныштырып кит әле.

-Мин 1990 елның март аенда Балтач районының Иштирәк авылында колхозчылар гаиләсендә төпчек малай булып дөньяга килгәнмен. Ике абыем бар. Әткәй -Лотфирахман Фатхлислам улы- гомере буе тракторчы булып эшләде. Кызганычка каршы, иртә вафат булды ул. Миңа 12 генә яшь иде. Өч баланы аякка бастыру әнкәй Фәнүзә Хаматдин кызының иңенә төште.

-Җыр-моңга сәләт алардан күчкәнме?

-Әткәй гармунда яхшы уйный иде. Әнкәй ягыннан туганнар җырлый. Профессиональ җырчылар юк, әмма моңлы туганнар күп. Нәселдән килә дип уйлыйм. 1995 елны әткәй миңа кассеталы магнитофон алып бирде. Айдар Галимовның кара төстәге “Кызыл розалар” кассетасын уйнатып, шуны тыңлап, шуннан җырларга өйрәндем дисәң дә була.

- Магнитофонга кушылып барыбыз да җырлый, анысы. Әмма бөтен кеше дә сәхнәгә чыгарга җөрият итми. Тамашачылар каршында беренче тапкыр чыгыш ясаганыңны хәтерлисеңме?

- Беренче тапкыр 1996 елның 10 октябрендә сәхнәгә аяк бастым.

- Хәтта көне белән исеңдәме?

-Истә! Уңыш бәйрәме иде ул. Зур-зур кабаклардан төрле әйберләр эшли торган көн. Мәктәптә укыган елларда җырлап йөрдем. 11 сыйныфны тәмамлагач, БДУ каршындагы хокук иснтитутына укырга кердем. 2 курста шөгыльләнә башлап, студент чакта волейбол буенча спорт мастерына кандидат булдым. Җыр-моңнан да аерылмадым. Сәнгатькә ныклап 2015 елда кереп киттем дияргә була. Студияләрдә җырларымны яздырам, клиплар төшерәм.

-Моның өчен акча алдан туплап килдеңме? Кредит алдыңмы? Аз чыгым таләп итми бит. Сер булмаса инде...

-Юк, туплап ук куймадым. Әмма эшләгән акчам шуңа кереп китә тора инде. Әлегә һөнәрем буенча эшлим. Юрист мин. Җырларымны Уфада яздырам. Башкарган җырларымның да авторы Гөлнара Рәшитова, көйләрен дә, сүзләрен дә ул яза.

-Башка авторлар белән эшләмәскә дигән килешү төзелгәнме әллә?

-Юк, килешү төзелмәгән. Мин 2012-2013 елларда “Североаморский Петр Великий” дигән корабта хезмәт иттем. Шул вакытта интернетта Гөлнара Рәшитованы күрдем дә яздым, шулай танышып киттек. Кайткач күрешеп, беренче җырларны иҗат иттек. Әлегә башкаларның җырын җырлаган юк, чөнки Гөлнара апа белән эшләү ошый. Шоу-бизнеста әлегә күп нәрсәне белмим, ә ул киңәшен бирә, юл күрсәтә, өйрәтә.

-“Солянка”ларда, сабантуйлар, кичәләрдә катнашасың. Тамада булып та йөрисеңме? Безнең татарда һәр икенче кеше тамада бит хәзер. Җырлый белсә, гомумән, язмыш үзе шулай кушкан дип кабул итәләр.

-Тамада булуның бер хикмәте бар. Анда мәҗлесне тота, алып бара белергә кирәк. Һәрбер кешенең күңеленә керергә, аның күңелен күрергә тиешсең. “Минеке” түгел ул эш - күңел ятмый. Җырны эчке бер этәргеч, илһам белән, күңел биреп башкарасың. Шигырь язганда да сиңа дәрт килә, илһам килә. Үзе языла кебек ул. Җыр-моң да үзе агыла.

-Шигырь дә язасыңмыни?

-Әле язганым юк. Әмма каләм тибрәткән чаклар булды. 1 курста (2007 ел) иҗат җимешләремне беренче итеп “Өмет” гәзитенә җибәргән идем. Һәм алар гәзиттә басылып чыкты! Балтач районы гәзитендә дә басылдылар.

- Әдәби түгәрәкләрдә шөгыльләндеңме?

-Юк, үзаллы гына.

-Әле ник язмыйсың?

-Чын дөресен әйткәндә вакыт юк, өлгерәлмим. Спортка (волейбол һәм рукопашный көрәш) кереп китү теләгем дә бар . Элек спорт белән җитди шөгыльләнә идем бит. Осталык (навык) калган, ә форманы кайтарырга кирәк. 7 ел тәнәфес спорт өчен шактый вакыт. Формага кереп, сентябрьдә төркемгә эләгеп ярышларда катнашырга дип торам.

-Спорт белән дус булгач, син эчмисеңдер, тартмыйсыңдыр?

- Эчүгә җирәнеп карау балачактан килә. Исе дә ошамый. Дөрес, суык тигәндә сыра эчәм. “Өмет”тән укып өйрәндем бу ысулны. Тамак шешә башласа, сыраны җылытып эчеп ятып йокласаң, иртәнгә терелә башлавыңны сизәсең. Тартуга килгәндә сантый чаклар булып алды. Әмма хәзер, тфү-тфү, шайтан колагы саңгырау булсын, тотып караган да юк. Кирәк нәрсә түгел. Беркемгә дә киңәш итмим.

-Үзең юрист, үзең спортка кереп китәргә торасың, үзең җырчы булырга телисең...

- Бертуган абыйларым да артист булу теләген бик аңлап бетмиләр. Җыр яздырып йөрүләргә бушка акча чыгару дип кенә карыйлар. Әмма балачакта күңелемә шул хыял кереп оялады. Әткәй дә мине җырчы итеп күрергә тели иде. Бәлки аның теләге миңа күчеп өлгергәндер. Ничек кенә булмасын, ул хыял, теләк күңелдә яши, шәм булып, очкын булып яна һәм ул сүнмәячәк. Димәк, аны тормышка ашырырга кирәк.

-Аңлавымча, җыр сәнгате өлкәсендә профессиональ белемең юк. Укырга теләгең бармы соң? Әллә табигать биргән сәләт җитәр дисеңме?

-Укырга теләк бар, әлбәттә. Алла боерса, Казанга киткәч, укытучыларга мөрәҗәгать итәргә иде.

-Казанга китәргә җыенасыңмы?

-Теләк бар.

-Җырчы булыр өчен анда шартлар яхшырак дип уйлыйсыңмы?

-Ничек әйтим икән... Күңел тарта Казанга. Аны аңлата алмыйм мин. Уфа да бик матур, табигате, урамнары ошый. Әмма Казан ымсындырып, үзенә чакырып тора.

- Син күңел кушуы буенча максат куеп яши торган кеше, димәк?

-Күңел кушмаган эшне башкару авыр. Күңел ятмаган эшне эшләп йөрү гомерне бушка уздыру кебек бит. Кайбер кеше бу дөньяга укырга, эш табарга, өйләнергә, бала үстерергә киләбез дип кенә уйлый. Гаилә корганнан соң ул үзен оныта. Хыялларын, теләкләрен, гомумән, яшәргә кирәклеген оныта кебек. Яшәү акчадан гына тормый бит. Ул үзеңнән тора. Син кая барасың, нәрсә эшлисең, кем белән аралашасың – шуңа бәйле яшәү дигән әйбер.

-Син әлегә гаиләле түгел?

-Юк, үземә насыйп ярны тапмадым әле.

-Бәлки Казанда көтәдер?

-Бәлки. Анысын бер Аллаһ тәгалә генә белә инде.

-Ихлас сөйләшүеңә рәхмәт! Спортта да, сәнгатьтә дә, мәхәббәттә дә уңышлар сиңа, Динар!
Читайте нас: