Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2019, 10:49

"Һавадагы" зебра

Юлларда аварияләр санын киметер өчен нәрсәләр генә уйлап тапмыйлар!

Юл хәвефсезлеген һәм куркынычсызлыгын оештыру эшенә 3D-графика кушылган.
Руль артында чамадан тыш тиз һәм саксыз йөрүләрне кисәтү өчен ниләр генә уйлап чыгармыйлар? Басып торган полицейскийлар җитмәгәч, “ятып торган полицейскийлар” хасил була, юл читләрендә ДПС хезмәткәре формасында басып торган кеше макетлары, кечкенә балалар макетлары урнаштыралар. Тик һәркайсы вакытлыча. Водительләр беренче мәлләрдә генә сагая, аннан тагын күнегә. Димәк, янә яңа алымнар куллануга күчәргә кала.
Бу җәһәттән цифрлы техника һәм мәгълүмати технология ярдәмгә килә ала икән. Алар үсешкән саен 3D-графика кеше эшчәнленең барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Хәтта юл хәвефсезлеген һәм куркынычсызлыгын оештыру эшенә дә. Мәсәлән, Исландиянең кечкенә бер шәһәрчегендә рәссамнар һәм зур сурәт төшерү буенча белгечләр тырышлыгы белән үзенчәлекле “зебра” пәйда булган. Һавада бетон блоклар эленеп торган төсле тоела. Килешегез, хәтта иң чос водитель дә мондый “зебра”ны күрүгә тизлеген киметәчәк.
Читайте нас: