Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 11:03

Санкт-Петербургта яңа урам булдырылырмы?

РФ Президенты Владимир Путин Санкт-Петербург шәһәрендәге урамнарның берсенә физика буенча Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов исемен бирергә тәкъдим иткән.

РФ Президенты Владимир Путин Санкт-Петербург шәһәрендәге урамнарның берсенә физика буенча Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов исемен бирергә тәкъдим иткән. Ил башлыгы шәһәр хөкүмәтенә бу мәсьәлә буенча уйланырга киңәш биргән.
Документка ярашлы, 2020 елдан яшь галимнәргә Алферов исемендәге персональ стипендия түләнә башлаячак. Шулай УК Санкт-Петербург милли тикшеренү академик университетына аның исеме биреләчәк. Моңардан тыш, В.Путин Нобель премиясе лауреаты истәлегенә мемориаль такта да ачарга тәкъдим итә.
Жорес Алферов 2019 елда 89 нче яшендә вафат булды. Ул 500дән артык фәнни хезмәтнең, 50ләп ачышның авторы буларак тарихка кереп калды. Галим 2000 нче елда немец физигы Герберт Кремер белән Нобель премиясенә ия булды.
Алферов фәннән тыш сәясәт белән дә шөгыльләнде. 1989 елдан алып ул СССРның халык депутаты, 1995 елда Дәүләт Думасы депутаты булып сайланды, 1999 елдан КПРФ фракциясе әгъзасы булды. Дәүләт Думасында ул мәгариф һәм фән буенча комитет эшчәнлегендә катнашты.
Читайте нас: