Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2019, 14:02

Руфина Таҗиева ник эштә түгел?

Бүген безнең хезмәттәшебез Руфина Таҗиева эшкә чыкмады. Прогулмы?

Бүген безнең хезмәттәшебез Руфина Таҗиева эшкә чыкмады. Прогулмы?
Түгел инде! Беренчедән, Руфина җәйге ялында. Икенчедән, бүген Таҗиевлар гаиләсендә зур һәм шатлыклы бәйрәм. Наил белән Руфинаның улы Искәндәр хәрби хезмәтен тутырып кайтты. Булдыклы һәм акыллы егет Санкт-Петербургның бик җаваплы гаскәри частендә уңышлы хезмәт итте. Акыллы егетне җитәкчелек тә күреп өлгерде. Искәндәр шәһәрдә үткән парадларда хәрби часть данын яклап чыгыш ясады.
Котлыйбыз! Гаиләгездә иминлек, булсын. Алда да бәхетле гомер итәргә язсын!
Читайте нас: