Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2019, 10:30

Президент халык янына чыга бит ул

Русия лидерының эш сәфәре барышында халык янына чыгуын ничек аңларга?

Русия лидерының пресс-секретаре Дмитрий Песков Президентның төрле очрашу һәм эш сәфәре барышында халык янына чыгуын гадәти күренеш дип атады.
“Путинның халык янына чыгуына килгәндә, мин сезгә аның төбәкләргә барган эш сәфәрләрен игътибарлырак карарга чакырам, чөнки бу аның өчен – гадәти практика. Һәрвакыт чара үткәрелгән урында – я берәр югары уку йорты янында, я хакимият бинасы тирәсендә халык җыелып торса, ә алар җыела һәм берничә сәгать көтеп басып торырга да мөмкиннәр, президент хөрмәт күрсәтү йөзеннән алар янына чыга. Ул алар белән сөйләшә, сөйләшү вакытында Владимир Владимировичка төрле хатлар, запискалар бирәләр. Бу гадәти практика, ә ниндидер гайре табигый хәл түгел. Бу очракта да шулай булды. Ул берничә кеше белән аралашып алырга өлгерде", – ди Песков ни өчен Путин Екатеринбургта халык янына чыкты дигән сорауга җавап итеп.
“Хәвефсезлек күзлегеннән караганда, бу әлбәттә, планлаштырылмаган чара булды дип әйтик. Әмма хәвефсезлек өчен җавап бирүчеләр мондый очракларда президент һәм халыкка комачау тудырмый, тиешле чаралар күрә", – дип тә аңлатты ул.
Читайте нас: