Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2019, 16:11

Бүген безнең туган көн!!!

Бүген безнең туган көн,Бәйрәм була торган көн!Шулай дип язарга сәбәп бар. Чөнки нәкъ 28 ел элек, 1991 елның 12 июлендә “Өмет” гәзитенең беренче саны чыккан иде!!!

Бүген безнең туган көн,

Бәйрәм була торган көн!


Шулай дип язарга сәбәп бар. Чөнки нәкъ 28 ел элек, 1991 елның 12 июлендә “Өмет” гәзитенең беренче саны чыккан иде!!!

Күмәк көч белән, гәзитне тудырган коллективның үҗәтлеге, профессиональлеге, һәрберсенең шушы эшнең бик мөһим, кирәк булуына инанганлыгы нәтиҗәсендә туды бит яраткан гәзитебез.

Рухи күтәренкелек, шатлык, киләчәктә татар телендә тагын бер яңа, матур, көчле, укымлы гәзит чыгара башлау шатлыгыннан да йөз тапкыр нурлы, якты, җылы, балкышлы иде бу көн.

Бүген “Өмет”нең туган көнен - аның егерме сигез яшен 3607нче саны белән каршыладык!

“Өмет”не белгән, укыган, яздырган, яраткан дусларыбыз белән киләчәктә дә бергә калырга насыйп булсын!


Фото 2012 елгы архивтан. Барыбыз да диярлек бергә җыелып төшкән сирәк фотоларның берсе ул.
Читайте нас: