Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2019, 21:28

Сарымсак та тәмле була!

Шушы тәмләткечне ясап карыйк әле!

Авылга бу кайтуымда ике зур чиләк җиләк җыеп килсәм дә, бер нәрсәгә соңладым - Әнкәем сарымсак укларын өзеп өлгергән. Ә мин аннан тәмле кабымлык ясап булуын белә идем һәм шуны эшләп куярга уем бар иде.
“Нишлисең, ризык эше”, – диләр бу очракта. Ә сарымсак укларыннан ясалган кабымлык бик тәмле була. Сез дә ясап карагыз.
Сарымсак укларын җыеп алырга, юарга һәм блендерда вакларга яки иттарткычтан чыгарырга кирәк. Вакланган массаны ике өлешкә бүләргә. Бер өлешенә тоз һәм үсемлек мае кушып болгатырга һәм кечкенә савытларга салып туңдыргычка куярга кирәк. Кышын аны икенче ашларга өстәргә мөмкин. Салкын тиеп авырганда дәва урынына да кулланырга ярый.
Икенче өлешенә тоз һәм майонез салып болгатам. Бу тәмләткечне әле үк кулланырга мөмкин. Ипигә ягып, беренче һәм икенче ашлар белән бик тәмле ризык була. Шулай ук пицца камырына яксаң да тәмле тәм бирә.
Аны ничектер тәмле итеп тозлаучылар да бар, бәлки, киңәш итәрсез?
Читайте нас: