Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2019, 11:50

Законнар йомшакмы, әллә үзебез явызландыкмы?

Яки ни өчен “Ашыгыч ярдәм” машиналарына юл бирмәү, табибларга һөҗүм итү очраклары ешайды?

Яки ни өчен “Ашыгыч ярдәм” машиналарына юл бирмәү, табибларга һөҗүм итү очраклары ешайды?

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Һәркайсыбыз кинәт авырып китәргә, я нинди дә булса фаҗигагә эләгергә мөмкин. Шул чакларда иң беренче булып “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә мөрәҗәгать итәбез, тик әлеге хезмәт машиналарының килеп җитүен кайчак бик озак көтәргә туры килә.

Шуның бер сәбәбе –шәһәрләрдәге ишек алларында ике яклап тезелеп киткән һәм хәтта өченче рәт итеп куелган машиналар. Кайсы гына йорт алдын алма, барысы да автотранспорт чаралары белән шыплап тулган.Икенче зур бәла – ашыгыч ярдәм машиналарына юл бирмәгән автомобиль йөртүчеләр.

Шул вакытларда табиб чакыручылар кат-кат шалтыратып, аларны тиргиләр, хәтта яный башлыйлар. “Ашыгыч ярдәм” хезмәте табиблары ишек алларында тоткарланган чаклары булулары турында еш әйтәләр. Бу очраклар бигрәк тә төнлә һәм кышын кар явып, юллар тагы да тарайган чакларда күзәтелә. Авыр хәлдә калган кешегә һәрбер минут, секунды кадерле. Өстәвенә, шундый вакытта, берәр башсызының юлга аркылы басып, махсус рәвештә юл бирмәгән очракларны да күреп торабыз. Ике ел элек Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Сочида узган Русия инвестиция форумында: “Без ашыгыч ярдәм машинасын үткәреп җибәрмәгән очракта җәзаны катгыйлату турында закон проектын әзерләдек. Бу исерек килеш рульгә утыруга тиңләнәчәк һәм машина йөртү таныклыгын бер елдан алып, ел ярымга кадәр мәхрүм итүгә китерәчәк”, – дип чыгыш ясаган иде. Сәламәтлек саклау министры штрафның күләмен дә 500 сумнан 30мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Соңрак ул Дәүләт Думасында болай дигән иде.

–“Ашыгыч ярдәм” күрсәтү машинасының юлын каплау турында күп сөйләнелә. Мин 1993 нче елларда беренче шәһәр реанимациясендә эшләгән чакларда да күзәтелә иде мондый күңелсез хәлләр. Әмма аңардан соң урамнарыбызда машиналар саны да, юл бирмәүче мәгънәсез водительләр саны да күп тапкырларга артты. Яңа закон бөтенесен дә акылга утыртыр дип өметләнәбез, – диде министр. Әйе, бу чынлап та бик җитди җәза булырга тиеш иде. Водитель таныклыгы алырлык акылы булган кеше каты законнарсыз да махсус машиналарга юл бирергә кирәклеген аңларга тиеш тә соң. Тик, ни кызганыч, ике ел элек әлеге закон проекты Дәүләт Думасында беренче укуда гына тикшерелде дә күз уңыннан югалды. Яңа нормаларны Дәүләт Думасының вице –спикеры Ирина Яровая тәкъдим иткән иде. Алар Русия Җинаять-җәза Кодексының “медицина ярдәмен күрсәтүгә тоткарлык ясау” дип исемләнгән яңа маддәсендә дә язылган. Җинаять кодексының маддәсендә шулай ук табибны авыру янына җибәрмәгән очракта 5 мең сум күләмендә штраф салу каралган. Ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәүчеләр аркасында авыру үлгән очракта автомобиль йөртүчене 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әлеге тәкъдимнәр юк җирдән генә килеп чыкмый, әлбәттә. Гадәттә, шау-шулы очраклар гәзит битләрендә дөнья күрсә, зәңгәр экраннар аша күрсәтелсә, законнар тизрәк кабул ителә. Закон проектын эшләү Петропавловск-Камчатск шәһәрендә “Ашыгыч ярдәм” хезмәте машинасына юл бирмәүче бер туташны күрсәткәннән соң тизләтелә. Ун минут дәвамында, машинасын юлга аркылы куеп, табибларны үткәрми ул. Җитмәсә, туташның пассажиры чыгып табибларга яный башлый. Инспекторлар килеп җиткәч кенә, ханым машинасын ала. Ә бит аның артка чигенергә дә, читкә чыгарга да мөмкинлеге була. Нәтиҗәдә ашыгыч ярдәм көтүче авыру 21 яшьлек егет җан бирә. Табибларга аның үлеме турында белешмә тутырасы гына кала. Мондый вакытларда күпләребезне бер сорау борчыйдыр. Соң бу юл бирмәүчеләр шулкадәр аңсызмы, әллә инде аларның ашыгыч ярдәм кирәк булырлык бер генә якын кешесе дә юкмы? Әллә инде аларга беркем дә кирәкми һәм алар үзләре өчен генә яшәүчеләрме?

Республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов водительләрне юл бирергә чакырды. Аның белдерүенчә, Башкортстан буенча көн саен 25-30 лап водительнең махсус машиналарга юл бирмәү очрагы теркәлә икән.

– Бу машиналарны үткәреп җибәрү күптән закон нигезендә каралган. Алай гына да түгел, бу бит тормыш таләбе. Шул ук ашыгыч ярдәм хезмәте машинасында юл бирмәүченең туганы, я булмаса берәр якын кешесе булуы да бар бит. Кызганычка каршы, кайбер кешеләр юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмый. Шуның аркасында күпме кеше гомерләре өзелә, – дип белдерде Баш дәүләт автоинспекторы.

Әйткәндәй, 23–29 нчы апрель көннәрендә республика буенча “Спецсигнал” дип исемләнгән махсус операция үткәрелде. Ул нәкъ махсус кулланылыштагы машиналарга юл бирмәүчеләрне ачыклау өчен үткәрелә дә инде. Беренче көнне үк Уфада махсус машиналарга юл бирмәгән өчен 13 водительгә протокол төзелгән. Аларга 500 сум күләмендә штраф салынган. Юлда тәртип бозарга күнеккән кешеләрне бу штраф белән генә куркытып буламы соң? Медицина хезмәткәрләре үз гомерләрен куркыныч астына куеп эшли, ә ике ел элек кабул ителә башлаган закон әле булса гамәлгә кергәне юк. 2018 елның март аенда Санкт- Петербург шәһәрендә ил президенты Владимир Путин медицина хезмәткәрләре белән Милли медицина тикшерү үзәгендә очрашу вакытында бу мәсьәләне күтәреп чыккан иделәр. Владимир Путин Хөкүмәт рәисенә 2018 нче елның 1 нче июленә кадәр “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләүче хезмәткәрләрне яклауны көйләүче актлар кабул итәргә дигән күрсәтмә бирде. Инде 2019 нчы елның 1 нче июле килеп җитте, закон да юк, актлар да юк. Укучыларыбыз игътибарына Уфа шәһәрендә “Ашыгыч ярдәм” хезмәте табибы булып эшләүче Марина Яугильдинаның сөйләгәннәрен тәкъдим итеп үтәм.

– Күп очракта без йөгереп, качып китеп кенә котылып калабыз. Исерек чирлеләрнең ямьсез сүгенү сүзләренә, кул күтәрүләренә без инде күптән күнегеп беткәнбез. Кайбер чакта башка сыймаслык хәлләргә дә очрыйбыз. Мәсәлән, бер чакыруда элекке полиция хезмәткәре, наркотик кулланудан аңы томаланып, бөтен бригаданы тотып кыйнады. Водительнең кулын тешләде, ә минем маңгайга пистолет терәп янады. Һәм шул кешегә бернинди дә чара күрелмәде, ә бернинди дә җәзага тарттырмау тагы да зуррак закон бозуларга китерә. Канун кабул ителсен өчен әледән-әле сөйләп, язып, телевизордан күрсәтеп торырга кирәк дип исәплим. Чөнки халыкка җиткерелеп, киң резонанс алган очраклар гына судларда тикшерелә һәм һөҗүм итүчеләргә кечкенә булса да җәза бирелә. Башкалары исә, статистиканы бозмыйк дип, яшерелеп калына. Яшереп килсәк, я күрмәмешкә салышсак, бу мәсьәлә беркайчан да хәл ителмәячәк. Нигә полиция хезмәткәрләре кагылгысыз? Конституция буенча илнең һәрбер гражданы саклауга һәм яклауга хокуклы. Аеруча үзенең эш урынында.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы 5 ел эчендә ике меңнән артык табиб авырулар тарафыннан төрле тән җәрәхәтләре алган. Шул аркада күбесе эштән китәргә мүҗбүр булган. Һөҗүм итүчеләрнең бары 10 проценты гына җаваплылыкка тарттырылган. Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның урындагы органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә вакытында республика дәваханәләренә табибларны җәлеп итү барышы белән кызыксынды. Республиканың Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин табиблар дефициты кыскаруы һәм 230 табиб эшкә җәлеп ителүе хакында белдерде. Әмма ул ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары җитешмәүгә аерым тукталды.

– Узган елның октябреннән Башкортстанда ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән 27 кеше эштән киткән. Шул ук вакытта бер генә белгеч тә вакантлы урынга килмәгән, – дип хәбәр итте министр.

–27 кешенең эштән китүе – ашыгыч медицина ярдәме станциясе кебек зур булмаган коллектив өчен һәлакәт ул, – диде Радий Хәбиров. – Чара күрегез һәм бу хезмәт күрсәтү сыйфатына йогынты ясамасын өчен хәлне төзәтегез. Ашыгыч ярдәм коллективы зур түгел. Без алар өчен аерым программа карый алабыз, бигрәк тә районнарда, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Төбәк программалары кабул итеп, табибларга ярдәм күрсәтү бик яхшы булыр иде, әлбәттә. Программалар кешенең яшәү шартларын яхшыртырга, хезмәт хакын күтәрергә ярдәм итә ала. Әмма дәүләт дәрәҗәсендә аларның хәвефсезлеген тәэмин итә алмый һәм юлларда хуҗа булырга өйрәнгән дуамаллардан коткармый.

Әлеге хезмәттән табибларның күпләп китүе тоташ ил буенча берничә ел дәвамында күзәтелә инде. Шулай булгач “Ашыгыч ярдәм” хезмәте табибларының хокукын яклау буенча кичекмәстән каты закон кирәклеге көн кебек ачык. Табибларның хокуксызлыгы хакында ничәмә еллар сөйләнә, канун нигезендә үзгәрешләр әле булса юк. Әлеге хәвефле һәм авыр хезмәткә хөрмәт булмагач, эшләргә ашкынып торган яшьләр дә юк. Ни өчен шулай?

Читайте нас: