Статистика үзәге биргән мәгълүматларга караганда, илдәге эчкечелек проблемасын эпидемик чир белән чагыштырырга мөмкин. 2003 елдан алып кеше башына спиртлы эчемлекләр куллануның арта баруы күзәтелә. Проблема дөньяның күп илләренә хас, ләкин Русиянең әлеге исемлектә лидерлар исәбендә булуы борчылу тудыра. Эчкечелек – авыр чир һәм аннан котылу өчен тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
“Сихәт”нең үткән санында сезнең игътибарга доктор Рамил Эдуард улы Шәмсиев белән әңгәмә тәкъдим иткән идек. Аның династиясендә 30дан артык табиб исәпләнә. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң Рамил Эдуард улы психиатрия һәм наркология буенча клиник ординатурада укый, психотерапия буенча белгечлек ала. Бүгенге көндә ул кешеләргә алкогольгә, тәмәкегә, наркотикларга, комарлы уеннарга тартылудан, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга ярдәм итә. Аның белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
– Рамил Эдуардович, алкоголь китергән бәхетсезлекләр адым саен икәнен беләбез. Бераз статистика мәгълүматларына күз салып үтик әле...
– Гомум ил күләмендә алганда, елына кеше башына, яңа туган сабыйлар да, инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләрне дә исәпләп, 9 литрдан артык спиртлы эчемлекләр кабул итәбез. Бу саннар рәсми саннар гына әле, моңа рәсми булмаганы күпме өстәлә торгандыр? Эчкечелек күп илләргә хас күренеш дидек. Дөньяда 60-85 процент җинаятьнең исерек баштан ясалуы билгеле. Монда проблеманың икътисади ягын да билгеләп үтү кирәк: ил күләмендә эчкечелек аркасында югалтулар чамасыз күп.
Гомер озынлыгы буенча безнең ил Мавритания, Йәмән, Таҗикстан илләреннән соң тора. Әлеге дәүләтләрдә югары үлем күрсәткече халыкның хәерчелеге, чиста эчәр суга кытлык, медицина хезмәтенең начар булуы, ашарга җитешмәү белән бәйле булса, Русиядә сәбәп бер генә – аракы.
Безнең илдәге барлык үлем-китемнең 23,4 процентына спиртлы эчемлекләр сәбәпче. Шуның 63,9 проценты эш яшендәге ирләр булуы аеруча борчу тудыра. Болай дәвам итсә, 2025 елга илебездә кеше саны 12-14 миллионга кадәр кимергә мөмкин ди белгечләр.
Әйткәндәй, вакытсыз үлемгә китерүче йөрәк-кан тамырлары, бавыр һәм үпкә авыруларының килеп чыгуына да еш кына аракы гаепле ди табиблар. Эчкечелекнең киң таралуы тагын да бер бәла – туберкулез чире – артуына китерергә мөмкин. Ә бит эчкечеләрнең күбесе дәваланудан баш тарта.
– Проблемасы булганнарның күбесе үзен эчкечегә санамый...
– Бу чынлап та шулай. Эчкечелек шәхсән кешенең, аның якыннарының гына проблемасы түгел, ә бөтен ил күләмендә хәл ителергә тиеш мәсьәлә. Күпләр “бераз спиртлы эчемлекләр кабул итү һич куркыныч түгел” дип саный. Бу, бәлки, шулайдыр да. Ләкин аракыны бик сирәк һәм аз күләмдә эчәргә кирәклеге хакында онытырга ярамый.
– Тормышта проблемалары булган кайберәүләр спиртлы эчемлекләрне еш кына коткаручы, дус дип кабул итә дигән идек әңгәмәбезнең үткән санында...
– Даими көчергәнештә яшәп, башкалардан яклау, ярдәм көтеп ала алмаган кешенең, үзен борчыган бар нәрсәне алкогольдә батырырга тырышуы мөмкин. Менә шушы зур хатага этәрүче факторлар арасыннан кайсыберләрен генә атап үтик:
*Традицияләр. Беренче чәркә – “компания өчен”. Бар дуслар, танышлар эчеп куйганда бу һич тә начар нәрсә булып тоелмый. Әгәр мондый очрашулар, чәркә күтәрүләр еш кабатлана икән, көчсез характерлы кешенең эчкечелеккә кереп китүен көт тә тор.
*Кыенсыну. Менә яшь һәм тәҗрибәсез үсмерләр төркемен генә алыйк. Алар бу чорда өлкән кешеләр булып күренергә тырышалар. Мәсәлән, 10 кешедән торган компаниянең 7се, аракыны кәеф өчен күтәреп куя, икесе алко-допингсыз ял итүне күз алдына да китерми, бары тик берсе генә төрле шәхсән күзаллаулар аркасында шиккә төшәргә мөмкин. Әлеге сан аларның социаль, гаилә хәленә, шәхси факторларга бәйле булырга мөмкин. Башкаларга охшамау, алардан аерылып тору, компания фикеренә каршы бару – күп үсмер-яшьләр болардан куркалар. Проблеманы тик даими аралашу, аңлатулар үткәрү, халык арасында белемне күтәрү юлы белән генә хәл итеп була.
*Оялудан котылу. Оялу – күпләр өчен характерның бер төре һәм кемдер аннан арынырга тырыша. Чөнки оялуы аркасында кеше башкалар белән тиешенчә аралаша, ачыла һәм үзендәге күп уңай сыйфатларны күрсәтә алмый. Спиртлы эчемлекләр исә “телне чишеп кенә калмый”, оялу хисен дә юкка чыгара. Нәтиҗәдә, әйләнә-тирәдәге проблемалар барсы да җиңел һәм гадигә әверелә, курку хисе югала, аралашу җиңеләя. Үсмер шулай аз-азлап “кабып” аралашкан арада үзенең эчкечегә әверелүен сизми дә калырга мөмкин. Ул тик бер нәрсәне генә исәпкә алмый: эчкечелек дәвалауга начар бирелә торган авыр чир.
*Эш факторы. Тормышта шундый һөнәрләр була, алар кайчак эчкечелеккә китәргә “ярдәм итә”. Адреналин, нерв киеренкелеге һәм даими стресслар белән бәйле хезмәтләр адым саен. Мәсәлән, кемгәдер башкаларның интегүен күрү бик авыр (янгынчы, шәфкать туташы, табиб һ.б.). Икенчеләрдә даими матди җаваплылык белән бәйле һөнәре стресс тудыра (хисапчы, җитәкче вазифа, эшкуар, брокер, икътисадчы һ.б.). Һәрвакыт җаваплы һәм бурычлы булу хисе дә җан тынычлыгын ала һәм кеше аннан ничек тә бераз бушанып торырга тели. Ярый ла, стрессны җиңәр өчен спорт, йога, сәяхәт һ.б. кебек файдалы шөгыльләр таба алса. Әгәр моңа теләк юк икән, нерв киеренкелегеннән котылу өчен кеше хәвефле чаралар эзләргә мөмкин. Аракы һәм наркотиклар – монда беренче “ярдәмчеләр”.
Эчкечелек турында күп нәрсә белү син әлеге бәла белән үзаллы көрәшә аласың дигән сүз түгел әле. Хәтта эчкечелекнең зыяны турында барсын да яхшы белгән табиблар һәм галимнәрнең дә хәвеф төркемендә булуы мөмкин. Эчкечелек – ул хәтта иң мөһим нәрсә саналган гаилә кыйммәтләрен дә юкка чыгарырга, кешенең бар ирешелгән уңышларын аяк астына салып таптарга, иң якын кешеләрнең дә эчкечегә карата булган яратуын, хөрмәтен юкка чыгарырга сәләтле бәла. Чөнки эчкән кешене спиртлы эчемлектән башка берни дә кызыксындырмый. Менә шуңа да эчкеченең туганнарына якын кешесен афәттән тартып алу өчен көрәшкә керергә туры килә.
– Эчкечелеккә нәселдәнлек нык тәэсир итә диләр. Бу дөресме?
– Әйе, 50 процент очракта эчкечелеккә нәселдәнлек этәргеч бирергә мөмкин. Ләкин кешегә аек тормышны сайларга мөмкинлек бирүче тагын 50 процент кала бит әле. Шунысын да әйтәсе килә: балаларны бу афәттән саклау ата-ананың изге бурычы. Чөнки эчкегә бәйлелек барлыкка килү 12-18 яшьлекләр арасында аеруча еш күзәтелә. Шулай ук якыннары һәм дуслары белән еш бәйрәм иткән үсмерләрнең дә эчкечелеккә китү мөмкинлеге арта.
Белем даирәсе түбән булучылар арасында эчкечелек хәвефе зуррак. Эчкечелек белән хатын-кызлар сирәгрәк авырый, ләкин аларның дәвалану проценты да азрак.
Эчкечелеккә яшьтән бирелгәннәрнең гомере уртача алганда 30-40 процентка кыскара, аларның тик 20 проценты гына 50 яшьтән узганчы яши.
*Эчкече ата-ана балаларының төрле хроник авыруларга, ген мутацияләренә дучар булуы 70 процент чамасы тәшкил итә.
*Эчкечеләрнең хатыннарының өчтән ике өлеше психик чирләргә дучар була.
*Ел саен меңләп хатын-кыз исерткеч эчемлекләр кабул иткәннән соң җинаять кыла. Авырлы вакытта эчүче хатын-кызларның 70 проценты төрле йөрәк авырулы, Даун синдромлы, гарип балалар тудыра. Әгәр әти-әнинең икесе дә эчә икән, чирле балалар туу очрагы 100 процентка басарга мөмкин.
*Таркалган 1000 гаиләнең 500 очрагында спиртлы эчемлекләр гаепле.
*Дөньяда 140 миллион эчкече яши, һәр 25нче кеше эчкечелек аркасында якты дөнья белән хушлаша.
*Бер ел эчендә Русиядә 2,5 миллиард литр спиртлы эчемлекләр эчелә.
*Исерек водительләр аркасында илдә елына 13 мең юл-транспорт фаҗигасе теркәлә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, елына 8 литрдан артык исерткеч эчемлекләр куллану зур бәлаләргә китерә.
Аракыга һәм наркотикларга бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Күпләр өчен алкоголь норма, традиция, гадәт булып тора, ләкин аны сирәкләр генә куркыныч авыру дип кабул итә. Шуңа да бар кешелек өчен хәвеф тудырган эчкечелеккә чик кую өчен тырышырга кирәк.
– Хатын-кыз һәм ирләрнең эчкечелеге ни белән аерыла?
– Ирләр, гадәттә, башта компаниядә эчәләр, аннан инде үзләре генә каба башлыйлар. Аларның бар нәрсәгә кызыксынуы бетә. Эчәренә булмаса, кәефе төшә, ә алдында аракы күрсә, шатлыгын тыя алмый.
Хатын-кызларның эчкечелеге ирләрнекенә охшаш, ләкин берникадәр аерма бар. Беренче билгесе – үз эченә бикләнү, депрессиягә бирелү, гаиләсенә игътибары югалу. Эчкечелек проблемасын хатын-кыз, гадәттә, якыннарыннан яшерә, алар берүзләре эчә. Башта тыныч, яшерен чор бара. Ләкин хатын-кызның агрессив, елак, бернигә дә кызыксынуы калмавы тиз үк калкып чыга, бу исә якыннарының игътибарыннан читтә калмаска тиеш.
Тышкы кыяфәт тә күп нәрсә турында сөйли: хатын-кызда ул ирләрнекенә караганда тизрәк үзгәрә. Даими шешенү һәм күз төбендәге “капчыклар” проблема барлыгын яшерү мөмкинлеген бетерә. Эчкече хатын-кыз үзенең кием-салымына, пөхтәлегенә игътибар бирми башлый. Аракыга бәйлелегенә кагылышлы сөйләшү башлау аны чыгарыннан-чыгара, ул бар гаепне үзеннән алып ташларга тырыша.
– Рамил Эдуардович, сез дистә еллар дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә алкоголь, наркотикларга булган бәйлелектән котылырга ярдәм итәсез, тотлыгудан, депрессия халәтеннән дәвалыйсыз. Бу максатта нинди ысуллар кулланасыз?
– Без берьюлы 12 ысулны кулланабыз дидек. Пациентлар башта безнең эшчәнлек турында видеосюжет карыйлар, аннан без һәркем белән спиртлы эчемлекләрнең зарары турында әңгәмә алып барабыз. Ләкин бер шарт бар: безгә килер алдыннан пациент өч һәм аннан күбрәк тәүлек айнык булырга тиеш. Әгәр аның мондый мөмкинлеге юк икән, агулаучы матдәләрне организмнан медикаментлар ярдәмендә чыгарырга туры килә.
Дәваланудан соң кешедә алкогольгә карата күрәалмау хисе туа, спирт исе аның күңелен болгата. Шулай итеп уңай динамика күзәтелә: пациент әкренләп аек яшәү рәвешенә кайта.
Бар “Өмет” гәзите укучыларын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырам, аларга гаилә иминлеге телим.