Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2019, 11:21

Баланы спортка кайчан җәлеп итә башларга?

Спортның бар кешеләр өчен дә файдалы булуы бәхәссез. Ләкин балаларны аңа кайчан җәлеп итәргә мөмкин соң? Бүген билгеле спортчыларның йолдызларга, миллионерларга, депутатларга әверелүен күреп, күп кенә әти-әниләр балаларын киләчәктә спорт йолдызы итеп күрү турында хыяллана...

Спортның бар кешеләр өчен дә файдалы булуы бәхәссез. Ләкин балаларны аңа кайчан җәлеп итәргә мөмкин соң? Бүген билгеле спортчыларның йолдызларга, миллионерларга, депутатларга әверелүен күреп, күп кенә әти-әниләр балаларын киләчәктә спорт йолдызы итеп күрү турында хыяллана...
Италия галиме Альберто Виллани әйтүенчә, балачактагы физик активлык киләчәктә кешене йөрәк-кан тамырлары, симерү, шикәр, тын юллары, астма һ.б. авырулардан саклаячак. Табиб фикеренчә, бала нормаль һәм сәламәт булып үссен өчен кайсыбер гади генә киңәшләргә колак салу да җитә.
Йөзү белән кече яшьтән үк шөгыльләнергә мөмкин. 3 яшьтә бала үзенең барлык мускулларын да эшкә җигә ала һәм бу яшьтә аңа җитди травмалар алу куркынычы янамый. 5 яшьтән исә баланы гимнастика һәм ритмикага бирергә була, ләкин тренировкалар көчергәнешле булырга тиеш түгел. Чын мәгънәсендә спортка әзерләүгә тик 8 яшьтән генә башларга киңәш ителә.
Футболны балалар бик тә ярата, ләкин аның белән 6 яшьтән генә шөгыльләнә башларга мөмкин ди белгечләр. Ә менә чаңгыга 4 яшьтән дә бастырырга мөмкин икән. Регби исә соң спорт санала, аның белән тик 12 яшьтән шөгыльләнергә киңәш ителә.
6-7 яшьтән балагызны көрәш секцияләренә бирә аласыз. Бу физик үсешкә уңай тәэсир итүдән тыш, координацияне дә яхшырта. Теннис һәм фехтование белән 7-8 яшьтән дә иртәрәк башларга киңәш ителми. Болары балага умыртка сөяген ныгытырга ярдәм итәчәк. Баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү моториканы үстерүне таләп итә, алар белән 10-11 яшьтән шөгыльләнә башларга мөмкин.
Виллани әйтүенчә, дүрт-биш яшьтән спортка бирергә ният иткәндә, балага үз тәнен һәм физик мөмкинлекләрен тоемларга-аңларга ярдәм итә торган спорт төрләренә өстенлек бирергә кирәк. 7-8 яшьтән исә һөнәри рәвештә спортка “чумарга” була. Педиатрлар фикеренчә, спортның команда төрләре тәртипкә һәм коллектив белән эшләргә өйрәтә.
Читайте нас: