Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2019, 10:32

Арсений ничек көчекле булды?

Владимир Путин Красноярск малаена ретривер токымлы эт бүләк итте.

Владимир Путин Красноярск малаена ретривер токымлы эт бүләк итте.
Унике яшьлек Арсенийның шатлыгын сөйләп, язып аңлатып бетәрлек түгел. Президент кадәр президент үзе көчек бүләк итсен әле?!.
Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Красноярскийда яшәүче Арсений Федоров РФ президенты Владимир Путинга нәкъ шушы токымлы эт бүләк итүен сорап хат язган була.
Малай аутизм белән авырый. Ул махсус мәктәптә бишенче сыйныфта укый. Алтын сары йонлы көчекне аңа төбәкнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Маковская тапшыра.
«Ил җитәкчесенә хат язучылар күп. Ул нәкъ синекен сайлап алган. Син яныңда ышанычлы дустың булуын теләп эт сорагансың. Сез дуслашырсыз һәм һәрвакыт бергә булырсыз, дип ышанам”, - дигән ул Арсенийга хыялында йөрткән бүләкне тапшырып.
Читайте нас: