Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2019, 11:31

Ачлык, ялангачлык күз яшьләре аша

Татарстан белән Бакалы чигендә табигатьнең иң матур урыны Төбәк авылында 1938 елның декабрендә Зариф һәм Зәйнәп гаиләсендә теремек малай Зифкать якты дөньяга туа. Әтисе Бакалыда агротехниклар курсында укып, колхозда агроном булып эшли. Арытаба Андреевкада счетоводлар курсында укып, хисапчы булып эшли. Ул вакытта район үзәге Илеш авылында була.

Татарстан белән Бакалы чигендә табигатьнең иң матур урыны Төбәк авылында 1938 елның декабрендә Зариф һәм Зәйнәп гаиләсендә теремек малай Зифкать якты дөньяга туа. Әтисе Бакалыда агротехниклар курсында укып, колхозда агроном булып эшли. Арытаба Андреевкада счетоводлар курсында укып, хисапчы булып эшли. Ул вакытта район үзәге Илеш авылында була.

Дәһшәтле Бөек Ватан сыгышы башлана. Һәр авылдан сугышка яраклы ирләр чакыру кәгазе ала, хатын-кызлар итәк тулы бала белән тыл хезмәтенә кала. Райком секретаре Баязитов Зарифны бронь белән калдыра. Ләкин Зариф 41 елның декабрендә үзе теләп сугышка китә. Ул 95нче кавалерия полкына кавалерист итеп алына.Сугышның беренче елында иген уңышы югары була, колхоз ашлыкны күп бирә. Киләчәкне аңламыйча, уйламыйча гына Зәйнәп булган запасын сугышчыларга ярдәмгә дип, хөкүмәткә биреп бетерә. Икенче елларга запасы калмый. Үзе көн саен колхоз эшендә, бәрәңге эшкәртергә кеше юк. Зифкать 4 яшьтә, энесе Рифкать бер яшьтә, картыйсы эшли алмый, авырый. Аз гына бәрәңгеләре булса да, турап, киптереп хөкүмәткә тапшыру мәҗбүри була. Кар эрегәч, колхозның үткән елгы бәрәңге басуына туң бәрәңге эзләп баралар, аннан кәлҗемә пешереп ашыйлар. 15-20 көндә ул кортлый. Кояш карый башлау белән яшь кычыткан чыга. Шуңа бик аз гына булса да он сибеп, сөт салып аш пешерә әнисе. Кычыткан каткач, балтырган ашыйлар, анысы арышны уып ашаганчы җитә. Әмма каравылчылар аяусыз усал кыйлана. Зифкатьнең исендә калган:

– Беркөнне шулай уч белән арыш уып, кипкенең эче белән тышы арасына тутырган идем, каравылчылар минем кипкене арышы белән алып киттеләр, ичмасам кипкемне дә бирмәделәр, – ди.

1942 елда әтисенең хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. Әнисе көн буе эштә, төнлә дә носилка белән ашлык ташырга китә. Арышны кул урагы белән уралар, норма – 20 сутый. 1943 елда авыру картыйсы ачлыктан вафат була. Әнисенең килен булып төшкәндәге чаршавының яртысына төреп, кул арбасына салып, зиратка тартып алып баралар. Барырга ярамый дисәләр дә, Зифкать елый-елый арттан иярә.

Дүрт елга сузылган каһәрле сугыш ачлык, ялангачлык, күз яше китерде. Кара хәбәр алучы гаиләләр, аяксыз-кулсыз калган сугышчыларның кайтуы, ятим балалар, ирен югалткан хатын-кызлар елдан-ел күбәйде. Ниһаять, Бөек Җиңү таңы килде. Исән калганнар күкрәкләренә орден, медальләр тагып кайта башлады.

– Аһ, безнең әти дә исән булса, әнигә дә, безгә дә шатлык булыр иде, – дип өзгәләнә Зифкать. Аның зары Ходайга барып җиткәндерме, 1947 елда әтисе кайтып керә. Гаилә башлыгының исәнлеге барысы өчен дә олы бәйрәм, шатлык була. Сугыш беткәч тә кайта алмаган Зариф янына исән кайткан ветераннар, авылдашлары килеп төн буе сөйләшеп утыралар. Ничек пленга эләгүен, анда күргән газапларын сөйли:

– Алыш вакытында атның муенын шрапнель өзгәч, егылды, аягым ат астында калды. Аякны тартып алырлык түгел иде, тырыша-тырыша хәлем бетте. Аңымны югалтканмын, немецлар килеп, исән икәнемне белгәч, пленга алып киттеләр. Пленнан качарга тырышып карадым, шомпол белән тукмап, диңгез утравына яптылар. Конвой-немец офицеры алып барып, алып кайтып йөртә иде. Аның күзәтүе астында самолет моторларын ремонтлыйбыз, маен сөртәбез. Ремонтлыйсы моторларның свечасын сүтеп, вак ком салып, беленмәслек итеп яхшылап сөртеп, тазартып куярга куша. Безнекеләр килгәч, аның фашистларга каршы кеше икәнлеген әйттем. Безне 8 майда гына коткардылар. 95 кавалерия полкы хыянәтче Власов армиясенең командалыгында булган икән. Энәдән җепкә, иләктән иләп кенә тикшереп, гаепсез булуыбызны ачыклагач кына кайтырга мөмкин булды, – ди Зариф, сугыш михнәтләрен сөйләп.

Кайту белән колхоз эшенә чыга. Пар ат җигеп элеваторга ашлык ташый. Кыш көне колыннар, бозаулар карый. Җәй көне өйдәге бөтен эш, бәрәңге утау, күмү 10 яшьлек Зифкать өстендә була.

1947 елда Төбәк башлангыч мәктәбенә укырга кереп, 4 классны тәмамлагач, Карабаш җидееллык мәктәбенә укырга керә. Биш чакрым җәяү барганда малайлар Зифкатьне пленный малае дип төрлечә кыерсыталар: кышларын карга күмәргә тырышалар, яз көне елгага агызырга хәйлә коралар, җәй көне һәрберсе кычыткан белән чактырмакчы була. Зифкать чыныккан малай, кычытканнарын яланкул җыеп ала. Октябрьдә әтисе бәрәңгене алып бетер дип, укудан туктата. Класс җитәкчесе Хәдичә кыш буена килеп, әти-әнисен Зифкатьне укырга җибәрергә кыстый. Өстенә кияргә юк дигәч, бер иске фуфайка китереп бирә, март аенда гына укырга җибәрәләр. 7 классны тәмамлаганчы укый. Ат җигеп чүмәлә тарттыра. Карабаш мәктәбендә 8 класс ачылганын белгәч, укырга йөри башлый. Сентябрьдә укучыларны төнге сменада сушилкада ашлык киптерүдә эшләтәләр. Әтисе Зифкатьнең укуын теләми. Китап, дәфтәр, ручка, язу өчен кара, өстенә киеме булмый. Кыш буе бер кат чалбар белән йөреп, салкын тидереп чирли. Ул вакытта уку түләүле иде. 150 сум акча түли алмыйча, колхозда эшли башлый. Ат җигеп, бричка белән киртә кисеп ташый, чучкаларга су, кычыткан чабып ташый. Арбага куелган олы ящикка комбайннан чиләкләп ашлык алып, 17-18 тапкыр бушата. Кадердәге сөт заводына сөт ташый, 50 килолы бидондагы сөтне аертып, төяп алып кайта. 1957 елда тракторда прицепщик булып эшли башлый. Нати тракторының гусеницасын алыштырганда күзенә палец китеге керә. Җәяүләп Яркәй дәваханәсенә китә. Баш врач Газизова карап, күрә алмагач, Уфадан күз врачы чакыра. Ул Уфага барырга юллама бирә. Әнисе көч-хәл белән юлга акча хәстәрләгәч, икенче көнне очраклы машина белән китә.

Барып төшәргә кулында апаларының адресы да юк бит, тимер юл вокзалына якын гына яшәгәннәрен белә белүен, 25 сум акчасын шоферга биреп, шул тирәдә төшеп кала. Тимер юл буенда йөргән шәһәрчә киенгән малайлардан Шаех абзыйларның өен сорагач, өйрәтеп җибәрәләр. 8 балалы бу гаиләдә аны бик теләп кабул итмиләр, шулай да ашатып, кундырып иртә белән Пушкин урамындагы больницаны өйрәтеп җибәрәләр. Аны шул көнне үк салалар, икенче көнне операция ясыйлар. Бер төркем студентларга аңлата-аңлата профессор Кодаяров көчле электромагнит белән өченче тапкыр кергәндә тимер кисәген алып, студентларга күрсәтә.

– Шулай итеп, мин 19 яшемдә подопытный кролик булып, сукыр калдым, – ди Зифкать.

Өч кич кунгач, аны чыгаралар, әмма Яркәй автобусына утырырга акчасы җитми. Бакалыга баручы грузотаксига утырып китә дә, юлда көтеп торып, Илеккә, Сеңрәнгә, Кадергә попутныйда, аннары 6 чакрым Төбәккә җәяүләп кайтып керә.

Операцияле егетнең шундый михнәтле юлын бүгенге егетләр күтәрә алыр идеме? – дигән сорау туа. Күзенең сукыраюы турындагы документларны тотып МТСка баргач, трактор бригадасы бригадиры Фархетдинов Нәҗип, тимер тәгәрмәч белән уйнаганда тимер кисәге кергән дип, култамгасын куя. Профсоюз председателе җыелыш җыеп дөреслекне раслый, шуннан соң аңа 89 сум пенсия тәгаенлиләр. Икенче елны комиссиягә барырга тиеш булса да, 20 яшендә гарип булып күренергә теләмичә, бармый. Зифкатькә әтисенең алкогольгә бирелүе – ошамый, гаилә өчен акча эшләп кайтырга дип, Уфага китә. Шаех абзыйларына керә. 8 бала өстенә баргач, ничек тә ярарга тырыша. Аларның өен штукатурлый. Күзе операцияле булгач, түшәмен сылау бик авыр була. Шаехның өй астында зур подвал була, анда башлесның вино склады икән. Директор белән сөйләшеп, Шаех Зифкатьне Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” совхозына вакытлыча эшкә җибәрә. Мәктәпне бушатып, сәке җәйгәннәр, матрац, мендәр, одеял биреп урнаштыралар. Алдагы кешеләр барысы да диярлек татар булсалар да урысча сөйләшәләр. Төрмәдән чыккан Фиксатый кушаматлы ир – әйдәүче.

Бертөнне йоклаганда Фиксатый Зифкатьнең аяк бармаклары арасына гәзит кыстырып, ут төртә. Зифкать йокы аралаш тибеп җибәрә. Вожакның танавы каный.

Пленный малаен без пленга алдык дип, Фиксатый кушуы буенча фуфайкалар белән җыелышып тукмыйлар. Икенче көнне бригадир аны фатирга чыгара.

“Шул елны Бакалыга барып баян алдым. Баян алгач, өйләнермен дигән сүзем бар иде. Күршедәге күзем төшеп яратып йөргән кыз Фәнүзә белән 61 елда туй үткәреп яши башладык”, – дип, хәтерен актара Зифкать. Колхозның откорма дуңгызларын карый, җәйгә чыккач, көтү көтә. 1964 елда Шафрандагы ветработниклар курсына укырга бара. 1965 елда колхозда ветработник булып эшли башлый, Стәрлетамак зооветтехникумына читтән торып укырга керә.

Югары белем дә аласы килә аның. Троцкий ветеринар институтына читтән торып укырга керү өчен әзерләнә. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. 1980 елда ветврач булу дипломы алуга ирешә. Сугыш михнәтләрен ярым җимерек күмәк хуҗалыкта җилкәсендә татыган Зифкать гарип булса да сынмый да сыгылмый да, гомер буена гаделлекне, дөреслекне яклап, авырлыкларны җиңеп, авылында иң кирәкле кеше булып яши, алыштыргысыз ветврач була.

60 яше тулгач, колхоз идарәсе, Илеш ветеринария станциясе белән җыелышлар залында Зифкать Зариф улын зурлап пенсиягә озаталар. “Атказанган хезмәткәр” таныклыгы бирәләр.

“Бу таныклык миңа бүгенге көндә дә бушлай ике центнер ашлык алырга мөмкинлек бирә”, – ди зур канәгатьлек белән Зифкать.

Берничә чакырылыш авыл советы депутаты итеп сайлана. Колхозның мактау тактасында даими фотосы тора. Күп еллар башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли. Югары инстанцияләрдән алган күпсанлы Мактау грамоталарын саклый.

Баянында өздереп татар көйләрен уйнаганы өчен авылда үткәрелгән мәдәни чараларга чакыралар. Карабаш урта мәктәбе дирекциясе 2003 елда үткәргән Карабаш авылы шәҗәрәсе бәйрәмендә катнашып, “Сәләтле гаилә“ номинациясендә җиңгән өчен Миннехановлар Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Тормыш иптәше Фәнүзә белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, ул каһәр төшкән авыр чирдән фани дөньядан китә. Хәзер Зифкать кызы Земфира тәрбиясендә яши.

“Үткән гомеремә үкенмим. Нинди генә авырлыклар кичерсәм дә, максатыма ирешергә тырышып яшәдем. Язмыш тудырган сугыш михнәтләрен җиңдем, дип мактана алам”, – ди Зифкать Зариф улы.

Читайте нас: