– Авылларыгызның нинди күркәм якларын атар идегез, Фәрит Радикович?- дигән сорау бирәбез аңа.
– Әлбәттә, бездәгедәй матур табигать кайда гына бар икән дияр идем. Аннан бездә иң булдыклы, уңган халык яши. Үтәк авыл советына дүрт авыл – Үтәк, Тугай, Игенчеләр һәм Икътисад керә. Иң зуры булган Үтәктә бүген 248 хуҗалык бар, аларда 592 кеше гомер кичерә. Игенчедәге 41 хуҗалыкта 106 кеше яши, Тугайда исә 125 хуҗалык һәм 229 кеше яши. Иң кечкенә авылыбыз Икътисадта нибары 4 хуҗалык исәпләнә. Анда кышкылыкка бер генә гаилә яшәп кала. Җәен йортларны шәһәрдән кайтучылар дача итеп тоталар. Күренүенчә, авылларыбыз зур түгел, ләкин аларның һәркайсында матур тормыш алып барыр өчен мөмкинлекләр бар, анда барлык уңайлыкларны булдырырга тырышабыз. Мәсәлән, әгәр безнең авыл урамнары буйлап төнлә үтсәгез, урамнарның яп-якты булуына шаһит булырсыз, баганаларда электрны экономияли торган лампочкалар куелган. Һәр урамда диярлек асфальт түшәлгән булуына да игътибар итәрсез. Быел хәтта кечкенә Икътисадта да 400 метр юлны эшләргә план корабыз. Гомумән, юл төзү программалары буенча һәр авыл үзәкләрендәге урамнарда асфальт салырга исәплибез. Игенчедә, мәсәлән, 1300 метр юлга асфальт түшәячәкбез. Юл төзү эшләре бик күп чыгымнар сорый, ләкин бергәләп тырышсак максатыбызга ирешербез дип ышанам.
Икътисадтан башка бар авылларыбызда да газ үткән, яшәү шартлары шәһәр халкы көнләшерлек. Һәр йортта диярлек душ-бәдрәф бар, кер юу машинасы эшләп утыра. Әйткәндәй, тирә-якта беренчеләрдән булып без ассенизатор машинасы сатып алдык һәм халыкның канализация базларын чистарту белән бәйле проблемалары юк.
– Башка авыл советларында бер трактор да булмаганда, сездә алар икәү дип ишеттек. Бу дөресме?
– Шулай шул. Тәүгесен җирне арендага биргәннән кергән акчага үзебез сатып алган идек, икенчесен коммуналь программа буенча 25 процент чамасы хакын үзебездән кертеп, сатып алдык. Бездә шулай ук тракторның сабан, тырма һ.б. җайланмалары да бар. Менә шул сәбәпле, башка урыннардагы кебек халкыбыз яз-көз җитсә бакча сөрергә трактор эзләп читкә чыкмый, барсы да үзебездә. Трактор халыкныкы, шуңа барыбыз да бергә кулланабыз. Кышын ура ән нәрсә бездә юк.
– Фәрит Радикович, чүп реформасын гамәлгә ашыру буенча хәлләр ничек тора?
– Башлаганда авыррак башланды ул. Бүген инде проблеманы хәл итәргә өйрәнеп киләбез. Шунысы кыенрак: нормалар буенча контейнерлар мәйданчыгы йортлардан 100 метрдан да ерак булырга тиеш түгел. Зур булмаган урамда да берничә контейнер куелырга тиеш дигәнне аңлата бу. Кайдадыр урамнар тар, кайда киң, кайда кыска, шуларның барсын да исәпләп, тиешенчә урнаштыру кирәк. Аннан, күпләрнең аларны үз ихатасы янына куйдырасы килми: исе чыга, җилдә чүбе тарала, диләр. Безнең авылдан Ишембай “Эко-сити” төбәк операторы чүпләрне килеп ала. Узган айларда кешеләргә түләү өчен квитанция бер кешегә 35 сум урынына 70 сум күләмендә килә башлады. Ә халык зарлана бит инде. Без операторга “Нигә 70 сум?” дигән идек, “Без сездән чүпне аена ике тапкыр килеп алдык” дип җавап кайтардылар. Ә бит, уйлап караганда, җәен 2 тапкыр да бик аз.
– “Авылда чүп җыеп ятабызмыни, без барсын да мунча мичендә яндырабыз” диючеләр дә бар бит.
– Көнкүреш калдыклары җыела инде ул. Ә авыл халкының сорауларын мин яхшы аңлыйм: аларның үз акчаларын нәрсә өчен түләүләрен тәгаен беләсе килә. Моның гаебе юк, минемчә. Чынлап та, бирелгән һәр сорауга җаваплы органнар анык җавап бирергә тиеш.
Башка авыл советлары контейнерлар мәйданчыкларын сетка белән әйләндереп эшләде, без инде, авыл уртасында торалар дип, матурлап профнастил белән киртәләдек.
– Авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе юк икән сездә...
– 2000нче елларда колхоз таралган вакытта бездә фермерлар ныклы база белән кала алмады, алар тик бүгенге көндә генә аякка басып, үз эшләрен җәелдереп җибәрделәр дияргә мөмкин. Мәсәлән, бүгенге көндә Ләйсән Латыйпованың шәхси предприятиесен уңышлы дип атарга була. Аның эшләрен Венер Әхмәтович Бухаров алып бара. 220 гектарда бөртеклеләр чәчәләр, 30лап эре мөгезле терлек асрыйлар, сөт-ит саталар. Рәҗәпов Руслан Венерович та малчылык һәм чәчү эшләре белән җитди шөгыльләнә.
Олег Әнвәр улы Арсланов быел чәчү мәйданнарын 200 гектарга җиткерде. Узган ел шикәр чөгендере үстереп, сокланырлык уңыш алган иде. Ул, гомумән, барсын да алдан исәпләп, уйлап эшли торган чын җир хуҗасы.
– Ил президенты Владимир Путин үз эшләрен алып баручыларга дәүләт ярдәме күрсәтергә кушты. Сезнең фермерлар арасында дәүләт ярдәме алучылар бармы?
– Бохаров та, Рәҗәпов та тәүге тракторларын хөкүмәт ярдәме белән бушлай диярлек алдылар. Шулай ук тагын бер егетебез Гыйззәтуллин Рөстәм Шәйдулла улы турында да әйтеп үтим әле. Ул дәүләт ярдәме белән нәселле кара төлке һәм чәшке җәнлекләре һәм норка маллары алып, үзенең затлы тиреләр җитештерү буенча предприятиесен ачып җибәрде. Хатыны белән бергәләп тырышып, матур уңышларга ирешәләр.
– Зур авыл хуҗалыгы предприятиесе булмагач, шәхси эшкуарлар гына авылдашларны эш белән тәэмин итә аламы соң?
– Тырышалар. Аларның барсы да җәен яланда, кышын курада эш алып бара, шулай булгач барсында да авылдашларыбыз эшли, акчасын вакытында алып торалар.
– -Сезнең Үтәктә заманында иң яхшы урта мәктәп ачылган булган, бүген ул башлангыч мәктәп дәрәҗәсенә генә калган икән.
– Зур спорт залы, хәтта район үзәкләренең төшенә дә кермәгән бассейны булган мәктәп ачылган иде бездә заманында. Ул чакта балалар саны да күп иде шул. Бүген 1-4 сыйныфларда барлыгы 18 бала белем ала, 20 бала балалар бакчасына йөри. Зуррак сыйныфларда укучыларны мәктәп автобусы Ялгызкаен мәктәбенә йөртә. Бүгенге авылларда иң зур проблема – демография мәсьәләсе. Былтыр авыл советы буенча нибары 3 бәби туды, 20дән артык кеше вафат булды. Бу саннарны кабул итүе бик авыр. Авылда йортлар сатып алуга сорау бар, тик аларны бәби табып үстерерлек яшьтәгеләр алмый шул...
Авылда мәдәният учагы эшли. Аның хезмәткәрләре, авыл халкы белән берлектә, матур чаралар үткәрәләр. Шулай ук бүген республикада авыллар өчен төрле махсус программалар уңышлы эшләп килә. “Реаль эшләр” программасы кысаларында без соңгы елларда Тугай клубының түбәсен эшләдек, Үтәктәгесенең эчен матурладык: косметик ремонт эшләнде, пәрдәләр тектердек, сәхнә кирәк-яраклары, костюмнар алдык. Игенчеләр һәм Үтәк авылларында балалар өчен хәвефсез балалар мәйданчыгы эшләдек, башка эшләр дә шактый. Быел “Реаль эшләр” программасы буенча 160 мең сум бирергә тиешләр, бар да яхшы булса, үзебездән 40 мең сум өстәп, Үтәк авыл мәдәният йортының түбәсен ябарга материаллар алырга иде исәп. Эшен, авылдагы егетләр белән берләшеп, үз көчебез белән башкарырбыз дип торабыз.
Финанс хәленә килгәндә, без әлегә кадәр планлаштырган бар эшләребезне башкарып киләбез. Элекке колхоз чорыннан калган биналарны арендага бирәбез, аннан кергән салымны авылда социаль эшләр башкаруга тотынабыз. Менә яңарак кына елына 500 мең сум күләмендә бирелеп килүче “президент акчалары”ның күләме 700 мең сумга җиткереләчәге турында хәбәр иттеләр. Моңа шатланып бетә алмыйбыз: күпме социаль эшләр башкарырга була бит өстәмә 200 мең сумга.
– Сезне борчыган проблемалар турында да әйтеп үтегез әле...
– Үтәктә зур проблемалар бар дип әйтә алмыйм, ә менә Тугайда һәм Игенчеләрдә су мәсьәләсе кискенләште. Авыллар зур түгел, әлегә кадәр алар авыл уртасындагы коелардан су эчәләр иде. Былтыр Роспотребнадзор килеп, халык эчкән бер коеда нитратлар күләме күплеге турында белешмә язды. Проблеманы хәл итү максатында без 30 метр тирәнлегендәге кое чокыттык, аның читләрен цементлап, шуңа насос урнаштырдык. Якын киләчәктә су үткәрү эшен башкарырга исәпләп торабыз. Шушы ук эшләрне Тугай авылында да эшләргә кирәк булачак.
Тагын бер проблема – Тугай авылында Җигән елгасының ярлары ашалып, хуҗалыкларның җирләренә хәвеф белән яный. Күптән түгел МЧСтан килеп шушы урынны тикшерделәр. Республика казнасыннан бүленә торган программага кертерләр дигән өметтә калабыз.
Гомумән, бүген авылда яшәргә һәм эшләргә теләгән кешеләргә барлык мөмкинлекләр дә бар. Яшьләр күбрәк урнашсын һәм бәбиләр күбрәк тусын иде дигән теләктә калам.
Үтәкнең старостасы Ишбулды Хәмидулла улы Гыйззәтуллинны халык авылның төзеклеген кайгыртуы, бар мөһим чараларны оештыруда актив булуы өчен хөрмәт итә.