Узган елның март аенда Дәүләт Думасы депутатлары юлларда кагыйдә бозучыларны терки торган камераларны Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе карамагыннан алып шәхси кулларга бирүче закон кабул итте. Моңардан кем отты соң?
Бу камералар 37 төр юл йөрү кагыйдәсен бозуны терки ала. Дәүләт Думасының транспорт буенча комитеты муниципаль оешмалар һәм шәхси эшкуарлар карамагындагы камераларны ничек куллану, аларны урнаштыру тәртибе, алардан алынган мәгълүматларны туплау, карар чыгару, “бәхет хатлары” җибәрүне дә тулысы белән юл инспекцисеннән алырга дигән тәкъдим дә керткән иде. Муниципаль дәүләт оешмаларын, шәхси эшкуарларны да бу эшкә җәлеп итү ике ел элек үк башланган иде. Мәсәлән, шул вакыттан Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсендә рөхсәт ителмәгән җирдә машиналарын калдыручыларга штрафны муниципаль оешмалар сала башлады. Күп тә үтми Генераль прокуратурага күп меңләгән штрафларның дөрес салынмавын исбатларга тырышучы водительләр мөрәҗәгать итә башлый. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә туктау һәм машина калдырып китү кагыйдәләре буенча кайбер ташламалар бар. Камералар машинага урнаштырылган “инвалид” билгесен күрми һәм штраф салуын дәвам итә. Болай да сәламәтлеге чикле кешеләр, дөреслек эзләп төрле инстанцияләргә йөрергә мәҗбүр булалар. Ризасызлык белдерүчеләр дистә меңнәр белән исәпләнә башлагач, бу катлам кешеләренә штраф салыргамы юкмы икәнлеген ачыклауны яңадан Юл инспекциясе инспекторларына кайтардылар. Законны кабул иткән вакытта ук Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Лысаков моңа кире карашын белдерде.
Бүгенге көндә Русия юлларында 11 меңгә якын станционар һәм 4 мең күчереп йөртә торган камера эшли. Русия Исәп палатасы мәгълүматлары буенча, 2016 елда камералар 63 млрд. сум акча китергән. Һәрбер камерадан 3 миллион сум табыш алып була икән. Белүегезчә, узган елда штрафлардан җыелган акчалар турыга юл төзү һәм төзекләндерү фондына күчерелә башлады. Шушы миллиардлар юл фондына барып ирешсә, көзге кебек юллардан йөрер идек тә бит. Әмма бу миллиардлар хәзер шәхси камералы эшкуарлар кесәсенә күчә шул.
Мәсәлән, узган елда, Ингуш һәм Дагестан республикаларында, Севастополь шәһәре һәм Кострама өлкәсендәге шәхси эшкуарларга штрафлардан җыелган барлык акчаның 60 проценты күчерелгән. Яхүт автоном өлкәсендә штраф акчаларының 90 проценты шәхси эшкуарлар кесәсенә күчкән. Шулай булгач юл фондына күпме акча күчәчәк тә, нинди юллардан йөриячәкләр бу төбәкләр водительләре. “Хәвефсезлекне коммерциягә әйләндерә башладык. Күбрәк тәртип бозсалар, күбрәк акча керәчәк дигән уй белән эшли эшкуарлар. Болай барса, якын 5-6 ел эчендә видеокамераларны яңадан дәүләт күзәтчелеге астына алачакбыз” – дип белдерде вице-премьер Максим Акимов. Көннән-көн шәхси камералар арта барганын һәм тәртип бозулар артканын барыбыз да күреп торабыз бит, нигә тагын 5-6 ел көтәргә? Миңа, мәсәлән, бу бөтенләй аңлашылмый.
Шәхси эшкуарлар яки оешмалар белән килешү 12 елга төзелә. Идел буе федераль округында уртача штраф күләме 340 сум дип күрсәтелә. Шәхси эшкуарга аның кимендә 233 сумы күчерелә. Димәк, дәүләткә 107 сумы кала. 2018 елдан штрафны 20 көн эчендә түләгәндә 50 процентлы ташлама карала дигән закон үз көченә керде. Шунысы аптырата, кеше ташламалы түләгән вакытта да эшкуарга шул ук 233 сум күчерелә. Димәк, дәүләт казнасына тагы да азрак акча керә дигән сүз. Интернет челтәрендә бер эшкуар мактанып болай дип яза.
– Мин берничә камера сатып алып муниципалитет белән килешү төзедем. Аннан соң эшсез йөргән егетләрне эшкә алдым. Аларга көненә 1,5 мең сум түлим. Шулай итеп алар аена 45 мең хезмәт хакы ала. Камераларны еш кына күчереп йөртәбез. Дөрес җирдә урнаштырылган камера өстәмә 90 процент табыш китерә. Кайвакыт безнең эшчәнлек белән риза булмаган һәм безгә янаган водительләр дә була. Ул вакытта безгә юл инспекторлары ярдәмгә килә. Аннары безгә штраф акчаларын җыеп йөрисе дә юк. Штраф акчалары башта барсы да бюджетка күчә. Аннары алар һәрбер штраф өчен минем исәпкә 250 сум күчерә. Табыш яхшы, нигә эшләмәскә. Камералар алып куясың да килешүдә каралган 12 ел буена керемне исәпләп кенә утырасың,– ди эшкуар. Менә шундый җиңел табышлы һәм тузансыз эш бу эшкуарларның. Аңа акчаны да хезмәткәрләре һәм дәүләт эшләп бирә. Мондый кешегә юл хәвефсезлеге кирәкме?
Күчереп йөртелә торган “Крис-П” камерасы 700 мең, “Кардон” исемлесе 2 миллион сум тора икән. Акчасы булган кешегә аны сатып алып килешү төзисе генә кала. Республиканың юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов безнең төбәктә 162 камера эшли дигән мәгълүмат бирә. Шуларның 15 е күчереп йөртелүче камералар. Димәк шәхси кулларда дигән сүз. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов 2019-2020 елларда 609 камера урнаштырылачагы хакында белдерде.
Быел ел ахырынача 262, ә калганнары 2020 елда сафка басачак. Аларны 7 оешма яки эшкуар арендага алачак. Алар белән килешүләр төзү 1 августка кадәр үткәреләчәк– дип чыгыш ясады ул, Гостранс һәм ведомство ара эшче төркем утырышында.
Юл кагыйдәсен бозарга күнеккән водительләрне бу хәбәр куандырмас, әлбәттә. Татарстанда бүген үк 1331 камера урнаштырылганын әйтергә кирәктер. Шуларның 472 се күчереп йөртелә торган. Димәк, шулкадәр камера шәхси кулларда дигән сүз.
–Юл коммерсантлары белән килешү төзүче төбәк җитәкчелеге эшчәнлеген аңламыйм. Бу регионнарда водительләргә аеруча авырга туры килә. Мондый төбәкләрдә күчереп йөртүче “өч аяклы” камералар саны артканнан-арта бара. Бер чакрым юлга 4-5 камера урнаштыручылар да бар. Кемдер кесә калынайта, ә кемдер дөреслек табалмый йөри, – диде депутат. 2018 елда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 106 миллион штраф салынган. Шуларның 82,7 проценты камералар ярдәмендә. Штраф акчалары дәүләткә түгел, шәхси эшкуарларга күчерә торган закон кабул итүче депутатларның исемлеген күрәсем килә минем. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты ничек үтәлергә тиеш соң шулай булгач. Бу эшкуарлар хәвефсезлекне кайгырту түгел, ә киресенчә, турыдан-туры мутлашуларга да баралар. “Русия автохуҗалар федерациясе” еш кына юлларга рейдлар белән чыгып, “өч аяклы” камераларны тикшерә башлаганнар. Чөнки ГОСТ таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә ялган штрафлар күпләп килә. Эшкуарлар еш кына бу камераларны ерактан күренмәсен өчен гади кирпеч яки тартма өстенә генә урнаштыра икән. Бөтенләй машина эченә алып кереп, алгы пыяла аша төшереп утырулары да еш очраган. Хөкүмәт кабул иткән ГОСТ 57145-2016 буенча “өч аяклы” камералар юлдан 3 метр читтәрәк урнаштырылырга һәм бернинди багана яки агач куагы белән дә капланырга тиеш түгел. Өстәвенә, шул урынга җитәрәк “камера эшли” дигән билге урнаштырылырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлмәсә, штраф дөрес язылмаган-лыгын исбатларга була. Әмма бездә үзеңнең дөреслегеңне исбатлап йөрү тагын да кыйммәткәрәк төшә шул. Русия транспорт министрлыгы 2018 елда ил юлларында 12 мең камера эшләде, дип белдерә. Шәхси эшкуарларга баерга нинди зур мөмкинчелекләр ачыла. Шул ук вакытта дәүләт казнасыннан юлларны төзекләндерү өчен йөзләгән миллиард сум акча бүленә. Бу дөреслекме? Ни өчен шулай?