Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2019, 13:40

Гаилә – иң мөһиме

Шулай дип исәпли республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Бөре шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган матур фестиваль үтте. Бу чарада Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең тормыш иптәше Каринэ ханым белән катнашты.
“Гаилә – иң мөһиме, ул безгә яшәргә һәм эшләргә көч бирә”, – диде ул һәм кунакчыл Бөре шәһәре халкына рәхмәтен җиткерде. Каринэ Хәбирова да Гаилә көне белән котлап: “Бер-беребезне саклыйк. Үзебезнең җылы белән яныбыздагы кешеләрне дә җылытыйк”, – диде.
Радий Хәбиров аерым мактауга лаек гаиләләргә “Ата-ана батырлыгы” медале тапшырды. Бу гаиләләрнең һәрберсе – матур бер тарих. Алар арасында Стәрлетамактан Зариповлар гаиләсе дә бар иде. Айрат һәм Вәсилә Зариповлар – дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы Ирек Зариповның – әти-әнисе. “Башкортстан җитәкчесеннән мондый бүләк алу – безнең өчен зур мәртәбә. Улыбызның үзенең спорт уңышлары белән республиканын данын арттыра алуына шатбыз”, – диләр алар.
Әйе, республикада үрнәк итеп куярлык, сокланырлык гаиләләр бихисап. Киләчәктә аларның саны тагын да артсын. Ә Бөредә оештырылган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык фестивале ел саен үткәреләчәк дип белдерде Радий Хәбиров.
Читайте нас: