Русия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан 2020 елны Хәтер һәм дан елы буларак уздыру турындагы указга кул куйды. Указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыккан.
“Тарихи истәлекне саклау максатында һәм бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Русиядә 2020 елны “Хәтер һәм дан елы” итеп үткәрергә карар итәм”, - диелә указда.
Президент әлеге ел кысаларында чараларында оештыруны “Җиңү” Русия оештыру комитетына йөкләтте, эш барышын Кремль хакимияте җитәкчесе Антон Вайно контрольдә тотачак. Шулай ук министрлар кабинтына 1 ай эчендә төп чаралар планын раслау һәм эшләп чыгаруны тәэмин итәргә йөкләтелгән. Төбәк властьларына да Хәтер һәм дан елы кысаларында тиешле чаралар үткәрергә тәкъдим ителгән.