Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 16:06

Әйдәгез, Чапай турындагы җырны искә төшерәбез

Чапаев турында җырлаган җырны хәтеремә төшерергә тырышып карадым. Ә сез хәтерлисезме?

6-7 июльдә Уфа районы Кызыл Яр авылында Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган “Агыйдел өстендә яшен” фестивале үтте.

Нәкъ менә шушы урында моннан 100 ел элек Уфаны алу өчен Чапаев үзенең 25нче укчылар дивизиясе белән салларда Агыйдел елгасын кичеп чыккан.

Әлеге фестивальнең иң чагу мизгеле Василий Чапаев һәйкәлен ачу тантанасы булды.

Чапаев образы әдәби әсәрләр, кинолар, хәтта анекдотлар аша да безнең күңелләрдә яши. Һәйкәл ачылу турында ишеткәч, мәктәптә Чапаев турында җырлаган җырны хәтеремә төшерергә тырышып карадым. Тәки искә төшердем бит. Ягез, сез дә, хәтерегезне эшкә җигеп, буш калдырылган урыннарга җырның сүзләрен язып карагыз. Ә бәлки бөтәнләй яңа җыр да туар әле..


Мин Чапаев абыемны

....... ..... беләм.

Аңа ....... тырышып,

...... ...... киям.


***

....... әтиемнеке

Шуңа ... .. башыма,

Күпме ....... ...... да ,

...... ...... кашыма.
Читайте нас: