Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 19:24

Әр-Рәхим мәчете төзеләме?

Бу сорау күпләрне борчый шул.

Менә, ниһаять, Әр-Рәхим мәчетен төзеп бетерү мөмкинлеге бирүче инвесторлар табылган. Бу хакта республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Эхо Москвы в Уфе» радиосы эфирында белдерде. Радий Фәрит улы “бер зур оешма” белән килештек, бу максатка 100 млн сум акча бүләләр. Берничә башка эре компания белән сөйләшүләр алып барыла”, -дип белдерде.
«Без берничә ай дәвамында кешеләр, финанслар, коррупция кушылган катлаулы йомгакны сүттек. (“Ъ-Уфа”) Төзелеш эшләренә республика мөселманнары Диния нәзарәте эчендәге ыгы-зыгылар да аяк чалды. Анда шактый җитди финанс ризасызлык очраклары ачыкланды».
Төзелешнең кайчан төгәлләнәсен Радий Хәбиров тәгаен генә әйтмәде. Әмма тиздән “Урал” фонды белән бу төзелешкә кагылышлы яңа Килешүгә кул куелачагын белдерде.
Читайте нас: