Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2019, 15:39

Эч катканчы көлик әле

Ире:- Быел балаларны кая җибәрәбез: синең әниеңәме, минекенәме?

Ире:
- Быел балаларны кая җибәрәбез: синең әниеңәме, минекенәме?
Хатыны:
- Синекенә. Минекенә күптән түгел посылка җибәрдек бит инде.
***
Күрше хатыннар сөйләшә:
- Ирең Нобель премиясе алырга Стокгольмга киткән икән дип ишеткәнием...
- Өйдәге эштән качар өчен ул хөрәсән җәһәннәм тишегенә китәргә дә әзер!!.
***
Суд залында.
- Ә сез ялган шаһитлык өчен нәрсә буласын беләсезме?
- Беләм, әлбәттә. Машина вәгъдә иттеләр.
***
КГБда телефон шалтырый:
- Алло, ә сез беләсезме Рабиновичның ишегалдында бүрәнәләр барын?
- Шуннан?
- Ә сез беләсезме аның бер бүрәнәсе эчендә алтын яшереп саклаганын?
....Бер көннән соң Рабинович Хаимга шалтырата:
- Рәхмәт, дустым! Кисеп кенә түгел, ярып та киттеләр!
***
Бер еврей, Израильгә киткәндә, таможня тикшерүе уза икән. Кулында зур һәм калын рамлы Ленин портреты.
- Бу нәрсә? - дип сорыйлар аннан.
- Нәрсә түгел, ә кем... Бу безнең сөекле юлбашчыбыз, мин аны Израиль халкына бүләккә алып барам.
...Билгеле ки, башка бер сорау да бирмичә, моны таможнядан үткәрәләр. Израиль таможнясында исә тагын сорыйлар:
- Бу кем?
- Кем түгел, ә нәрсә! - ди еврей. - Ун килолы алтын рам бу!
Читайте нас: