Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2019, 12:52

Илдәге иң озын агач күпер җимерелгән

Күпер акча мәсьәләсе хәл ителүен көтеп тормаган, тоткан да җимерелгән...

Илдәге иң озын агач күпер Башкортстанда иде. Ул Белореттагы буа өстеннән салынган.
Рәсми чыганакларда “550 метр озынлыктагы җәяүлеләр өчен агач күпер узган гасырның 30нчы елларында төзелгән” дип язылган. Шактый вакыт ул Белорет металлургия комбинаты балансында торган. Комбинат аңа, күз-колак булып, төзек тоткан. Әмма соңгы вакытта күпер хуҗасыз калган. Ул комбинатка да, хакимияткә дә карамаган. Җимерелү куркынычы яный башлагач, властьлар аның аша йөрүне тыйган. Ремонт өчен 30 миллион сум, ә сүтү өчен 4 миллион сум акча кирәк дип бәяләгәннәр. Ә күпер акча мәсьәләсе хәл ителүен көтеп тормаган, тоткан да җимерелгән...
Әйткәндәй, бу күпердә 70нче елларда совет чорының билгеле фильмы “Вечный зов” сериалының бер өлеше төшерелгән.
Читайте нас: