Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2019, 15:57

Җиләк җыюны контрольгә алмакчылар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы урман җиләген, гөмбә һәм чикләвек җыюны, эшкәртүне һәм дә сатуны көйләү хокукын үз кулына алмакчы.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы урман җиләген, гөмбә һәм чикләвек җыюны, эшкәртүне һәм дә сатуны көйләү хокукын үз кулына алмакчы. Бу хакта хөкүмәт карары проектында әйтелә.
Проекттан аңлашылуынча, югарыда санап кителгән урман җимешләренә сорау зур, ә аларны эшкәртү һәм сату - “сизелерлек үсеш потенциалына ия булган мөһим социаль тармак”.
Документта Авыл хуҗалыгы министрлыгының бу тармакны арытабан үстерү өчен ведомствога вәкаләтләр бирүләрен соравы турында әйтелә.
Әйткәндәй, үткән елның сентябрь аенда Дәүләт Думасына урман җиләген һәм гөмбәне акчага тапшырырга мөмкин булган контораларны тергезү турында закон проектын керткән булганнар.
Читайте нас: