Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2019, 16:19

Җәй килә, ди

Айның икенче ун көненнән соң тотрыклы җәйге һава торышы урнашачак, диләр.

Гидрометүзәк җитәкчесе Роман Вильфанд июль аенда һава торышы еллык нормаларга якын һәм югарырак булачак дип белдерә «Российская газета» басмасына.
Русиянең ауропа өлешендә, Уралның көньягында һәм Себернең көнбатышында стандартларга якын булса, Себер федераль округында, Якутиядә, Төньяк Уралда температура нормадан югарырак булачак.
Айның беренче ун көнендә һава торышы катнаш була дип фаразлана. Бу атнада дымлы һәм җиләс һава торышы өстенлек итәчәк. Һава температурасы 17-20 градус тирәсе торачак.
Айның икенче ун көненнән соң тотрыклы җәйге һава торышы урнаша, ягъни көннәр утырачак, диләр.
Читайте нас: