Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 17:27

Сихерчеләргә ышаныч бармы?

Соңгы 25 елда русиялеләр астрологик фаразларга, ырымнарга, сихергә һәм паранормаль күренешләргә азрак ышана башлаган.

Соңгы 25 елда русиялеләр астрологик фаразларга, ырымнарга, сихергә һәм паранормаль күренешләргә азрак ышана башлаган. Иң нык ышаныч гипноз белән дәвалауга кимегән. 1990 елда ышанучыларның саны 63 процент булса, 2015 елда – 41, хәзер исә 22 процент кына тәшкил итә.
Очучы тәлинкәләрнең барлыгына да ышанмыйлар, сихер ясауга шикләнеп карыйлар.
REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, русиялеләрнең 88 проценты беркайчан да күрәзәчеләргә һәм халык табибларына бармаган.
Читайте нас: