Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 16:32

Күршең тәлинкәдән төшеп калмаганмы?

АКШның бер түрәсе җирдә миллионлаган чит планета кешесе яши дип белдерә.

АКШның бер түрәсе җирдә миллионлаган чит планета кешесе яши дип белдерә.
Ничә еллар дәвамында сөйләсәләр дә, моңарчы кемгә очраганы бар иде аларның? Шул сәбәпле, чит планета кешеләре безнең арада йөри, дип әйтерлек дәлилләр әле моңарчы табылмады.
Әмма уфологлар турыдан-туры дәлилләр юк дип тормый, төрлечә сөйли тора, ә кешеләр шул сүзләргә ышана тора. Җитмәсә, мондый фикерләрне хәрбиләр яки чиновниклар да күпертеп җибәрсә, ул бигрәк ышандырырлык яңгырый.
Джеймс Кун шундыйларның берсе. Ул “чит планета кешеләре күптән инде җир кешеләре кыяфәтенә керергә өйрәнде һәм безнең арада яши” дип белдерә. Кун һәркемнең күршесендә генә нәкъ шундый объектлар булуы ихтимал, ди.
Экс-түрә соңгы елларда меңнән артык чит ил планетасы кешеләрен танып өлгердем дип белдерә. Аларны ничек тануын гына әйтеп бетерми.
Читайте нас: