Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 17:00

Бурычын арттырып, кешене саву тыела

1 июльдән Русиядә микрозаймнар бирү кагыйдәләре үзгәрде.

1 июльдән Русиядә микрозаймнар бирү кагыйдәләре үзгәрде.
Хәзер аларның проценты көненә 1дән артмаска тиеш. Шулай итеп, эш хакына кадәр алып торган бурычның еллык проценты 365 проценттан артмаячак.
Хәтерегездә булса, моңа кадәр микрозаймнарны көненә 2 процент белән бирәләр иде. Елына алар 700-800 процентка барып баса иде. Яңа законга ярашлы, штрафлар белән пеняларның күләме төп бурычтан ике тапкырга гына арта ала. Микрозайм оешмалары пеня белән штрафны туктатырга бурычлы булачак.
Читайте нас: