Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2019, 15:00

Хатын-кызларга кыскартылган эш көне

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне сакланачак.

27 июньдә Дәүләт Думасы беренче укуда “Бердәм Русия”нең авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен саклау турындагы закон проектын кабул итте.

Бу документ, тулы эш атнасындагы хезмәт хакын саклап, хатын-кызлар өчен эш атнасын 36 сәгатьтән арттырмауны билгели. “Әлеге закон бернинди өстәмә хокуклар бирми, ә бу хокукларның бозылу ихтималы булган очракларга юл куймый”, – дип белдерде “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев.

Бүген Русия халкының 38 миллионга якыны авылда яши.Шуларның 20,3 миллионы – хатын-кызлар. Башкортстанда да халыкның 38% авылларда яши.


Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның мартында РФ Хезмәт министрлыгы авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш атнасы нормасын бетерү тәкъдиме белән чыккан иде. “Бердәм Русия” партиясе әлеге инициативага каршы килде һәм Дәүләт Думасына әлеге норманы Хезмәт кодексында ныгытып куючы закон проектын кертте.
Читайте нас: