Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2019, 15:08

Бүгеннән "Алга" белән йөрергә була

Бүгеннән, ягъни 1 июльдән, республикада “Алга” бердәм транспорт картасы кулланылышка керде.

Бүгеннән, ягъни 1 июльдән, республикада “Алга” бердәм транспорт картасы кулланылышка керде.
“Алга” картасы бөтен пассажир ташучыларга да кагыла һәм халыкка юл хакы өчен түләгәндә бердәм түләү чарасы белән файдалану мөмкинлеген бирә”, - дип белдергән иде үзенең чыгышында республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов.
Картаның хакы - 50 сум. Аны “Русия почтасы” бүлекчәләрендә, “Уфа- матбугат” киоскларында, кибетләрдә, “Уралсиб” бүлекчәләрендә, бердәм транспорт картасын хезмәтләндерү пунктларында сатып алырга мөмкин. Гражданнарның аерым категорияләре өчен ташламалар саклана.
Читайте нас: